ТР Президенты: «Безнең социаль проектлар икътисадыбызның тотрыклылыгына бәйле»

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Барлык республика проектларын уңышлы гамәлгә ашыру Татарстан икътисадының тотрыклылыгына бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районы активы белән очрашуда белдерде.

Очрашуда район Башлыгы Альберт Хәбибуллин территорияне социаль-икътисадыйстерү күрсәткечләре турында хәбәр итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын башлап җибәргәндә Баулы районының уңышлы киләчәгенә ышаныч белдерде. «Бүген без күп кенә кызыклы проектлар карадык, һәм мин ышанам ки, районың киләчәге бар, монда бик күп хезмәт сөючән кешеләр яши», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

«Республика ил күләмендә күп кенә уңай нәтиҗәләр бирә, дип саныйм мин, - диде Татарстан Президенты. – Безнең эшне бәяләүнең төп критерие – тормыш дәрәҗәсе».

Татарстанның соңгы еллардагы төп казанышларыннан берсе итеп Рөстәм Миңнеханов демографик ситуациянең яхшыруын атады. Социаль инфраструктураны үстерү буенча зур программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бу һәм башка уңышларга ирешеп була. «Гражданнарның тормышы өчен шартлар тудыру бик мөһим, - дип саный Р.Миңнеханов. – Без бик күп республика программаларын гамәлгә ашырабыз, һәм һәр район аларда катнаша».

«Барлык социаль проектлар да икътисадыбызның тотрыклылыгына бәйле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан икътисадының нигезен, аның сүзләренчә, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тәшкил итә. «Елдан-ел нефтьчеләренең эш шартлары катлаулана бара, әмма без яңа технологияләр кулланабыз, кыен чыгарыла торган запасларны, битум нефтен эшкәртәбез. Димәк, нефть сәнәгатенең ресурс базасы күп елларлык әле», - дип билгеләп үтте республика Президенты.

Ул икътисадның төрле тармакларындагы зур проектлар турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа предприятиеләр ҖРП үсешен тәэмин итәчәк, зур хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары булдырачак. Шул ук вакытта Р.Миңнеханов белдергәнчә,әлегә республика икътисад үсешенең елына 6-7% дәрәҗәсендәге темпларга ирешә алмый, һәм бу нигездә чит ил базарлары торышына бәйле. «Шуңа күрә безгә хәзер эчке куллануны арттырырга кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Татарстанның авыл хуҗалыгы, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа күренешләргә әзер булырга тиеш. Чит илләрдән азык-төлек продуктларын кертүне чикләү Татарстанның авыл хезмәтчәннәрен үз производствосын үстерүгә этәрәчәк. Үз ягыннан республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукциясен сата алсын өчен актив эш алып бара.

Хәзер Баулы районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында, Татарстан Президенты сүзләренчә, урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлау һәм көзге чәчүне уздыру бурычы тора.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Президентына үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр. Район кешеләрен чит илләрдән азык-төлек продуктларын кертүне чикләүнең йогынтысы борчый.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлегә кадәр Россиягә чит илләрдән гел генә дә сыйфатлы продуктлар кертелмәгән. «Ә Татарстанда ит, сөт артык җитештерелә. Һәм безнең авыл хезмәтчәннәре өчен бу – Россия прилавкаларына килү өчен шанс», - диде Татарстан Президенты.

Ул республикада азык-төлек продуктларына бәяләр үзгәрүне тикшереп тору өчен комиссия төзелде дип белдерде. «Татарстан кулланучылары зыян күрмәсен өчен без хәлебездән килгәнне эшләячәкбез», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International