Татарстан икътисадый тотрыклылыгы һәм бүген республикада булган көчләр бердәмлеге нәтиҗәсендә төп икътисадый күрсәткечләре буенча регионнарның беренче бишлегенә керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы активы белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу районның Мәдәният йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «РосНефтеКомплект» ҖЧҖ җитештерү цехларында булды, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләр өчен «VIII төрдәге 14 нче Лениногорск махсус гомуми белем мәктәбе» махсус коррекцион мәктәбен капиталь төзекләндерүдән соң карап чыкты.
Актив белән очрашуда Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов төп социаль-икътисадый күрсәткечләр турындагы нотык белән чыгыш ясады. 2014 елның 1 августына төяп җибәрелгән продукция 19 млрд. сум тәшкил иткән. Лениногорск районы территориясендә 2,5 мең кече эшкуарлык субъекты эшчәнлек башкара.
Авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе – якынча 500 млн. сум.
Моннан тыш, районның эре сәнәгать предприятиеләре тарафыннан төп капиталга 3 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителгән.
Лениногорск районы – нефть-газ чыгару тармагы башланган җир. Һәм нефтьчеләр районның социаль өлкәсенә зур ярдәм күрсәтә. Тулаем районда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга, торак төзелешенә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф объектларын ремонтлауга игътибар бирелә. Районда 35 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган, шул исәптән 16сы быел ремонтланган, авылларда модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАПлар) төзелә, участок вәкаләтле полициясе өчен 4 пункт ачылган. Районның 13 гомуми белем мәктәбе һәм 25 балалар бакчасы норматив хәлгә китерелгән.
Рәгать Хөсәенов искә төшергәнчә, 2015 елда Лениногорск шәһәренә нигез салынуга 60 ел тулачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районы активы алдындагы чыгышында хәбәр иткәнчә, бүген республика үсешкә, тулаем региональ продукт күләмен үстерүгә юнәлгән (2013 елда тулаем региональ продукт 1,3 трлн. сум тәшкил итте).
Төп икътисадый күрсәткечләр буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында булса да, безнең хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр әле күп, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык, юлларны төзекләндерү, яңа балалар бакчаларын төзү һәм торакларны капиталь ремонтлау. Ел саен республикада 150-160 мәктәп ремонтлана, һәм бу программа дәвам ителәчәк.
Татарстан бөтен федераль программаларда катнаша, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, әмма безнең үз программаларыбыз да булырга тиеш. Ул искәрткәнчә, бүген республикада 30га якын программа гамәлгә ашырыла, алар бәясе елына 50 млрд. сум тәшкил итә.
ТР Президенты билгеләгәнчә, гражданнар тормышының сыйфатын үстерү өчен шартлар булдыру бик мөһим. Ул аерым ассызыклаганча, бөтен социаль проектлар да тотрыклы икътисад шартларында гына гамәлгә ашырыла алалар.
Рөстәм Миңнеханов район активы белән очрашуда сорауларга җавап бирде.
Лениногорск халкы шәһәрнең үзәк хастаханәсенең балалар стационары кайчан ремонталаначак, районның Мәдәният йортын капиталь ремонтлануын көтергәме, авылга ярдәм алга таба да дәвам ителәчәкме һәм башка мәсьәләләр белән кызыксынды.
Рөстәм Миңнеханов бөтен сорауларга да уңай җавап бирде. Без әлбәттә район хастаханәсенең балалар стационарын төзекләндерүгә ярдәм итәчәкбез, дип әйтте ул. Мәдәният йортына килгәндә, Татарстан Президенты 2015 елда уздырылачак Лениногорск шәһәренең 60 еллыгына ремонтны тәмамларга вәгъдә бирде. Бу максатта шул исәптән нефть компанияләренең финанс ярдәмен җәлеп итү дә көтелә.