Бөгелмәдә Татарстанның көньяк-көнчыгышында иң эре комбиазык заводы эшләтеп җибәрелде

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Бүген Бөгелмә муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов комбиазык җитештерү заводы һәм балалар бакчасын ачты. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе ӘсгатьCәфәров, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов озата йөрделәр.

Комбиазык заводы проектының инвесторлары “Репродукт” ҖЧҖ булды. Элекке ике җимерелеп беткән силос цехлары һәм ике склад торган урында төзелгән яңа предприятие ел саен 200 мең тонна тулы рационлы гранулалы комбиазык җитештерергә сәләтле һәм 36 мең тонна бөртеклеләрне сакларлык элеваторы да бар. Әзер продукцияне Татарстанда, Самара өлкәсендә һәм башка күрше өлкәләрдә сату планлаштырыла. Проект бәясе - 2,2 млрд. сум.

Предприятиене ачу тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә проектны гамәлгә ашырырга хәл иткән инвесторга рәхмәт белдерде. “Бу 2,2 млрд. сум инвестицияләр, яңа эш урыннары, һәм ышанам ки, әлеге проект районда авыл хуҗалыгына җитди этәргеч бирәчәк”, - дип әйтте ТР Президенты һәм инвестор-компаниягә алга таба да Татарстанда бизнесны үстерү буенча планнарының уңышлы ашырылуын теләде. 

“Репродукт” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Тукаев үз чиратында хәбәр иткәнчә, предприятенең проект көченә чыгуы шартларында, еллык тулаем әйләнеш 3,6 млрд. сум тәшкил итәчәк, 230 эш урыны булдырыла, уртача эш хакы 30 мең сум тирәсе булачак. Якын арада компания шулай ук районда 120 млн. йомыркалык репродуктор һәм сәгатенә 30 тонна җитештерүче ит комбинаты төзәргә планлаштыра. Районга инвестицияләрнең гомуми саны 10 млрд. тирәсе булачак, 1250 эш урыны булдырыла. 

Мәртәбәле кунаклар производствоны эшләтеп җибәрделәр һәм шуннан яңа заводны карап чыктылар. Биредә Татарстан Президенты ике атна элек Донецктан килгән хезмәткәр белән очрашты. Украинада Руслан шахтада энергетик булып эшләгән, ә Бөгелмәдә тәҗрибәсен комбиазык заводында куллана.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук реконструкциядән соң 280 урынлык “Әкият” балалар бакчасы ачылу тантанасында катнашты. 1967 елда төзелгән бинада балалар бакчасы янә эшли башлау 80 млн. сумга төште.

Бакчаны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда Татарстан җитәкчелеге мәгариф учрежедниеләрен үстерүгә зур игътибар бирә. “Бакча – беренче белем бирү учреждениесе, бала биредә алга таба кирәк булачак күнекмәләргә өйрәнә”, - дип саный Р.Миңнеханов. 

Ул хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда 56 балалар бакчасы төзеләчәк, төзекләндерелгәннәр объектларны санап, республикада мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә 10500 яңа урыннар булдырыла.

Кунаклар яңа бакчаны карадылар, тәрбияләнүче балалар һәм аларның ата-аналары белән аралаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International