“Строительные технологии” ҖЧҖ тарафыннан төзелгән йорттан 11 ятим балага, бюджет өлкәсендә эшләүче 5 хезмәткәр гаиләсенә һәм грант ярдәмен алган 2 медицина хезмәткәре гаиләсенә фатир бирелгән.
Бу чараны ачып, район башлыгы Валерий Чершинцев республика Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. “Йортлар күбрәк булган саен, шәһәребездә күбрәк кеше яшәячәк”,- диде ул.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.