Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ Россия Президенты эшләре идарәсенә ике ТУ-214 СР самолетын файдалануга тапшырды
2009 елның 1 июне, дүшәмбе
“С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ нең Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенә керү процедурасын 2009 елның җәендә тәмамлау күздә тотыла. Бүген Россия Президенты эшләре идарәсенә ике Ту-214 СР самолет-ретрансляторын тапшыру тантанасыннан соң, журналистларга бу турыда Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Алексей Федоров хәбәр итте. Әлеге тантанада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биреп, Алексей Федоров бүген Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең эмиссия процедурасы тәмамлануын һәм җәй дәвамында Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсен Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең тулы хокуклы әгъзасы итү планлаштырылуын әйтте.
Россия Президенты эшләре идарәсенә тапшырылган ике Ту-214 СР махсус бортларына килгәндә, Алексей Федоров аларның махсус дәүләт функцияләре өчен төзелүен, сертификацияләнгән булуын һәм бөтен халыкара стандартларга туры килүен, дөньяның бөтен иленә оча алуын билгеләп үтте. Сынаулар комплексы экстремаль шартларда сынаулар үткәрүне дә үз эченә ала (аерым алганда, Ерак Көнчыгыш юнәлешендә, Мәскәү тирәсендә самолетлар җиргә төшмичә якынча 13 сәгать очкан).
“Хәзер Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе цехларында җыела торган тагын берничә самолет төрле функцияләр башкару өчен билгеләнгән”, - диде Алексей Федоров.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты самолетларга урнаштырылган заманча техниканың Россиядә җитештерелүен әйтте.
Ту-214 серияле самолетлары - якынча 1 млрд. сум, Россия Президенты эшләре идарәсе заказы буенча җыелганнары, лайнерлар бортына урнаштырылган аппаратура хисабына, кыйбатрак тора. Бөтен аппаратура күп тапкыр резервта саклауны күздә тота.
Шуны да искәртик: Ту-214 Ту-204 нең йөк ташый һәм пассажирлар йөртә торган камилләштерелгән төре булып тора, һәм ул уртача һәм ерак арага пассажирлар йөртү һәм йөк ташу өчен билгеләнгән. Урыннарның максималь саны – 210.
Россия Президенты эшләре идарәсенең махсус заказы буенча “Туполев” ААҖ тарафыннан Ту-214 нең махсус элемтә чаралары белән җиһазландырылган төрләре чыгарылды: Ту-214 СР (самолет-ретранслятор), Ту-214 ПУ (идарә итү пункты), Ту-214 СУС (самолет - элемтә үзәге).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз