Акционерларның гомуми җыелышы тарафыннан Директорлар советының яңа составы сайланды. Аңа Директорлар советының элеккеге составыннан барлык 9 кеше, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, UBS инвестицион банкның Көнчыгыш Европа һәм БДБ буенча финанслауны оештыру буенча дирекция җитәкчесе, идарәче директор Анатолий Иофе керде.
Директорлар советы үзенең рәисе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковны сайлады.
Киңәшмәдә стратегия буенча комитет рәисе Р. Мусинның 2014 елда Россия банк тармагы үсешенең көтелгән нәтиҗәләре һәм төп тенденцияләр һәм 2015-2016 елларга перспективалар турындагы доклады каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.