Рөстәм Миңнеханов: «Казаноргсинтез» үз алдында торган барлык мәсьәләләрне дә хәл итә ала»

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

«Казаноргсинтез» ААҖнең Татарстан үсешенә зур өлеш кертүен бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов заводта булганда билгеләп үтте. Ул кайбер производстволарны карап чыкты һәм предприятие хезмәткәрләре белән очрашты. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Завод территориясендә Рөстәм Миңнеханов кайбер яңа һәм модернизацияләнгән производстволар буйлап йөрде, шулай ук ике камералы пиролиз пичен төзү мәйданчыгында булды. Җайланманы 2015 елның сентябрендә эшләтеп җибәрергә планлаштырыла, ул елына 135 мең тонна этилен җитештерүгә исәпләнгән.

«Миңа Россия Федерациясенең иң алдынгы нефть химиясе комплексларының берсендә сезнең белән булу бик күңелле, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов предприятие хезмәткәрләренә. – Без үзебезнең эре предприятиеләребез белән горурланабыз, сез дә – шундый лидерларның берсе».

ТР Президенты бүген заводта күргән үзгәрешләрне югары бәяләде. «Казаноргсинтезның перспективасы яхшы булуны без күрәбез», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Ул искә төшергәнчә, 2009 елда предприятие кыен ситуациядә калган, һәм күпләр завод банкротлыкка төшәр дигәннәр. «Без бергәләшеп предприятиене саклап кала алдык, һәм бүген сез – Россия Федерациясе нефть-газ комплексының иң уңышлы предприятиеләреннән берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бөтен республиканың әйбәт яшәве икътисад үсешенә бәйле,бюджет керемнәре шәһәрдә дә, аылда да күп кенә социаль прогаммаларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Быел гына да Татарстан Республикасында гомуми күләме 50 млрд сумнан артыграк булган 30га якын республика һәм федераль программалар гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов «Казаньоргсинтез» коллективына, завод җитәкчелегенә, акционерларга, шәһәр администрациясенә рәхмәт белдерде. «Казаноргсинтез» - республикада гына түгел, бөтен илдә иң эре завод. Шуңа күрә без предприятиегә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкбез. Һәм мин ышанам ки, сез үз алдыгызда торган барлык мәсьәләләрне дә хәл итә алачаксыз», - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов завод эшчеләренә.

Татарстан Республикасы Президенты белән аралашканда завод хезмәтчәннәреРөстәм Миңнехановка, аерым алганда, уңышлы социаль ипотека программасы өчен рәхмәт белдерделәр.

«Бу уникаль программа сезнең предприятие кебек предприятиеләр ярдәме белән гамәлгә ашырыла», - диде Р.Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International