Бүген Казан Кремлендә алдынгы татарстанлыларга: табиблар һәм укытучыларга, төзүчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы аналарга - барлыгы 57 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Тантаналы чара Пушечный дворның кабул итү мәҗлесләре залында узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен Республика көне алдыннан төрле өлкәдә хезмәт алдынгыларына тапшыру яхшы гадәткә әйләнде, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, бүген Татарстан – илнең актив үсеп баручы регионы, төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча федерация субъектлары арасында беренче бишлеккә керә. Икътисадта республика күрсәткән уңай динамика Россия Президенты Владимир Путин ярдәме аркасында мөмкин булды, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Сез – республика иминлегенә хезмәт итүче икътисад тармаклары һәм социаль-мәдәни өлкәнең күренекле вәкилләре, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгында – бу һәм башка бик күп юнәлешләр буенча Татарстан алдынгы урында, дип билгеләде ул, ә бүген без гамәлгә ашыра торган инновацион проектлар, республикада гына ашырылып калмый, ә башка регионнар тарафыннан да үрнәк итеп алына.
Бүген төп бурычларның берсе – гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу күрсәткеч күбесенчә безнең үз-үебезне тәэмин итә алуыбызга бәйле булачак. Республикада 30лап федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла, бу максатларга 53 млрд. сумга якын акча тотыла. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, киләсе елда барлык бу программалар дәвам итәчәк. Бу шул исәптән: күп фатирлы йортларга капиталь ремонт, гомуми белем мәктәпләренә капиталь ремонт, фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАП) төзү һәм ремонтлау, «Авыл юллары» һәм «Чиста су»,программалары, авыл клублары төзү, районнарда спорт мәйданчыклары кую һәм күп кенә башка программалар.
2013 елда без Казан шәһәрендә Бөтендөнья җәйге универсиадасын уңышлы уздырдык, 2015 елда Татарстанда су спорты төрләре буенча бөтендөнья чемпионаты узачак, диде Рөстәм Миңнеханов, шулай итеп, Татарстаны бүген күпләр белә, ул бөтен дөньяда таныклы, һәм бу – безнең сезнең белән уртак эшебез. Татарстан Президенты тантанада катнашучыларны лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлады һәм аларга киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.
Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Дуслык ордены, I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Ата-ана даны» ордены медале, «Россия Федерациясе Атказанган артисты», «Россия Федерациясе Атказанган табибы», «Россия Федерациясе Атказанган мәдәният хезмәткәре», «Россия Федерациясе Атказанган төзүчесе», «Россия Федерациясе Атказанган икътисадчысы» мактаулы исемнәре, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә үстерүдәге казанышлары өчен» медале, «Ана даны – Материнская слава» Татарстан Республикасы медале, «Татарстан Республикасы халык язучысы», «Татарстан Республикасы халык артисты», «Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе», «Татарстан Республикасы Атказанган артисты», «Татарстан Республикасы Атказанган табибы» мактаулы исемнәре һәм башкалар тапшырылды.