Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры: Саба районы агросәнәгать комплексында алдынгылар рәтендә
2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Байлар Сабасында яңа балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 120 балага исәпләнгән мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе “Шоколад” исемен йөртәчәк.
Илдар Халиков ТР Президенты исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән балаларны һәм аларның әти-әниләрен балалар бакчасы ачылу белән котлады. “Бу көннәрдә сездә генә түгел, республика буенча 56 яңа балалар бакчасы ачыла. Сезнең бакча да сыйфатлы итеп төзелгән, бик кызыклы исем дә тапкансыз. “Шоколад” барыгыз өчен яраткан урыныгыз булсын” ,– диде ул.
Илдар Халиков төзүчеләргә Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Төзелешне алып барган “Ак таш” җәмгыяте җитәкчесе Газинур Әхмәтов бинаның символик ачкычын балалар бакчасы мөдире Фирая Исмәгыйлевага тапшырды.
Ачылыш тантанасыннан соң кунаклар бакчаның җиһазланышы белән таныштылар. Аеруча спорт комплексы һәм тренажерлар белән җиһазланган бүлмәләр кызыксыну уятты. Балалар бакчасында өстәмә белем бирү хезмәте күрсәтеләчәк, чит телләр укытылачак. Балаларның интеллектуаль һәм музыкаль сәләтләре үстереләчәк. Сәламәтләндерү гимнастикасы булачак.
Гомуми мәйданы 1790 кв.м булган балалар бакчасы төзелешенә 74 млн. сум акча тотылган.
Илдар Халиков районда татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй” үткәрелә торган урында төзелгән стендка ату комплексы белән танышты. . Стендка ату буенча Россия чемпионы Василий Мосин кунакларга үзенең профессиональ осталыгын күрсәтте һәм комплексның өстенлекләре турында сөйләде.
Соңыннан Илдар Халиков мәдәният йортында Саба муниципаль районы активы белән очрашты.
“Саба районында үзгәрешләр бик күп, төзелешләр генә түгел, ә халыкның да психологиясе үзгәрә. Гомумән, катлаулы, икътисадый хәлгә карамастан, республикада, шул исәптән Сабада да барлык предприятиеләр тотрыклы эшли, дип билгеләде Премьер-министр.
Илдар Халиков, бүген авыл хезмәтчәннәренең игътибары катлаулы һава торышы шартларында үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алуга юнәлтелгән булырга тиеш , дип ассызыклады.
“Саба таңнары” район газетасы материаллары буенча
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз