Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗда төзелүче Armstrong заводында булды

2014 елның 29 августы, җомга

Бүген “Алабуга” махсус икътисадый зонада Armstrong Америка компаниясенең төзелеп килүче түшәм япмаларын җитештерүче заводында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Заводны 2013 елның апрелендә төзи башладылар. Гомуми инвестицияләр күләме 100 млн доллар АКШ тәшкил итәчәк. Завод минераль сүстән түшәм япмаларын җитештерәчәк.
Хәзерге вакытта предприятиедә башлап җибәрү алдыннан җиһазларны җайлау эшләре алып барыла. Татарстан Республикасы Президентына станоклар һәм продукция үрнәкләрен күрсәттеләр.

“Төзелеш тиз бара, мәсьәләләр оператив хәл ителәләр”, - дип билгеләделәр компания вәкилләре, республика һәм “Алабуга” МИЗ җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе турында сорашты. Компания вәкилләре Россия белгечләренең беренче төркеме Англиягә укырга җибәрелгәне турында хәбәр иттеләр.

Татарстан Президенты яңа предприятиенең дәрәҗәсен югары бәяләде һәм компаниягә производствоны вакытында башлап җибәрергә теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International