Татарстан Республикасы күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Россия Федерациясенең алдынгы регионы булып тора. Бүген Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты исеменнән уздырылучы кабул итү мәҗлесендә белдерде.
Тантаналы чара «Корстон» (Казан) кунакханә комплексында узды, анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, хезмәт һәм дәүләт хезмәте ветераннары, башка кунаклар катнашты. Чарада Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия Хәрби Диңгез флоты главнокомандующие Виктор Чирков, Ингушетия Республикасы Башлыгы Юныс-бәк Евкуров һәм башкалар да катнашты.
Тантаналы мәҗлес кунакларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел саен Республика көнен Татарстанда яңа объектлар, яңа гамәлгә ашырылган проектлар белән каршы алалар. Без – Россиянең алдынгы регионнарыннан берсе, диде Рөстәм Миңнеханов, без – илнең бишенче икътисады, күп юнәлешләр буенча алда барабыз.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республикада һәмәркем булсынга эшли. Бүген иң төп бурычларның берсе – гражданнарның тормыш сыйфаты арттыру, ә моңа икътисадыбыз көчле булса гына ирешеп була. Бүген «Алабуга» МИЗда 12нче яңа завод эшли башлады, якын киләчәктә тагын берничә җитештерү эшли башлаячак. Республикада инфраструктура үсә, сәнәгать предприятиеләре модернизацияләнә, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, ул «КАМАЗ» ААҖ, «Казан вертолетлар заводы» ААҖ, «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО» проектын, «Татнефть»не һәм башкаларны билгеләп үтте.
Бүген илебез регионнары үз-үзләрен тәэмин итәргә тиеш, диде аннары Рөстәм Миңнеханов, һәм Татарстанның моның өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар – сәнәгать, әзерлекле кадрлар, фәнни һәм техник потенциал.
Көчле регионнар – ул көчле Россия, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул барысына да Татарстан Республикасына иткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Тантаналы мәҗлес кысаларында югары региональ дәрәҗәдәге TATAR доменын рәсми делегацияләү турында беркетмә рәвешендә тантаналы белдерү ясалды.
Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Республика көне уңаеннан уздырылучы тантаналы кабул итү сәнгать осталары чыгышы белән дәвам итте.