Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районында төзекләндерелгән ишегалдында булды

2014 елның 30 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районы кешеләрен Республика көне, Шәһәр көне һәм ишегалды бәйрәме белән котлады. Биредә яңа төзекләндерелгән ишегалды территориясен ачу бәйрәме узды.

Парина урамындагы 18, 22 нче йортлар һәм Карбышев урамындагы 61, 63 нче йортларда яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерүне башлап җибәрүчеләр булды. Аларның Идел буе ТКХ идарә итү компанияләренә мөрәҗәгатьләре яңа спорт мәйданчыгын кайсы җирдә урнаштыру турында карар кабул итүдә хәл иткеч роль уйнады. Аңа акча республика программасы кысаларында бирелде. Нәтиҗәдә республика акчасына спорт мәйданчыгы җиһазландырылды, ә ишегалдын төзекләндерүне үз өстенә идарә итү компаниясе алды. Һәм бүген мәртәбәле кунаклар әлеге эшнең нәтиҗәсен бәяли алдылар. 

Татарстан Президенты Казан мэры Илсур Метшин белән ишегалдын әйләнеп чыкты. Рөстәм Миңнеханов чәй эчәргә чакырылган ветераннар белән аралашты, шуннан футбол кырын карады. Биредә аны "Рубин" командасының элеккеге уенчысы, ә хәзерге вакытта тренеры Роман Шаронов һәм яшь футболчылар көтеп тора иде. Татарстан Президенты спортчыларга уңышлар теләде һәм алар белән истәлеккә фотога төште. 

Сәхнәдән Рөстәм Миңнеханов якындагы йортларда яшәүче кешеләрне өчләтә бәйрәм белән котлады - Республика көне, Шәһәр көне һәм ишегалды бәйрәме белән котлады. «Безнең башкалабыз матурая баруына без бик шатланабыз, һәм безнең планнар һәм юнәлешләр күп әле, - дип әйтте ТР Президенты. - Безнең өчен иң әһәмиятлесе - кеше тормышының сыйфаты, ә моның өчен әйләнә-тирә мохит мөһим. Бу ишегаллары, скверлар, парклар, мәктәпләр, балалар бакчалары, һәм аларга бөтенесенә без игътибар итәчәкбез», - дип ышандырны халыкны Рөстәм Миңнеханов. 

Илсур Метшин һәм яшь шәһәр кешесе белән Рөстәм Миңнеханов лентаны кисте дә күккә ишегалдының ачылуын символлаштыручы шарны җибәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International