Татар авылы кешеләренең шәхси хуҗалыкларын күрсәтә торган скульптур композиция бүген Иске Татар бистәсендә пәйда булды – Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казандагы филиалы студентлары үз эшләрен шәһәргә бүләк итеп тапшырдылар. Скульптураларны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бәяләде.
Татарстан Республикасы Президентын һәм аны озата йөрүче Казан мэры Илсур Метшинны ИскеТатар бистәсендә балалар башкаруындагы театральләшкән тамаша белән каршы алдылар. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов эшләрнең авторлары – скульпторлар белән аралашты.
«Бүген, Республика көнендә, Шәһәр көнендә без күп объектлар ачабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм монда, Иске Татар бистәсендә без бу матур скульптураларны карадык».
Татарстан Президенты сүзләренчә, ИскеТатар бистәсендә татар халкының тарихы һәм мәдәнияте чагылдырыла, һәм яңа скульптуралар бу үзенчәлекле экспозициянең мөһим өлеше булачак.