Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Белем көнендә Әгерҗедә үзе укыган мәктәптә булды
2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗедә үзе укыган мәктәптә булды. Ул Әгерҗе шәһәренең 2нче урта мәктәбендә 1 сентябрь – Белем көненә багышланган тантанада катнашты.
Мәктәп алдындагы мәйданчыкта Илдар Халиков үзенең укытучылары-ветераннар Валентина Латыпова, Галина Стрелова һәм Геннадий Киселев белән исәнләште.
“2015 елда мәктәпне тәмамлаганга 30 ел була. Күп вакыт узган, әмма мәктәп еллары, укытучылар һәм классташлар онытылмый. Менә бүген дә, үземнең укытучыларымны күреп, яңадан мәктәп елларына әйләнеп кайткан кебек дулкынланам. Рәхмәт сеззгә укытучыларым”, - дип Илдар Халиков рәхмәт белдерде. Ул үзе укыган, классташлары белән очрашкан мәктәп коридорлары буйлап узды, химия кабинетында булды.
Алга таба ТР Хөкүмәте башлыгы “Октябрьский” микрорайонында 15 йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.
Яңа фатир ачкычларын бүген 267 гаиләгә тапшырдылар. Илдар Халиков Алексей һәм Любовь Тарасовлар фатирында булды.
Аннан соң Илдар Халиков Мәдәният йортында Әгерҗе районы активы белән очрашты. Район башлыгы Валерий Макаров районның социаль-икътисади үсеше, 18 социаль программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә халыкның яшәешен яхшырту турында сөйләде.
“2015 елда барлык 30 программа да республика шәһәрләре һәм районнарында эшләячәк, дип ышандырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Россиядә күп күрсәткечләр буенча алдынгы, күп төбәкләр өчен үрнәк булып тора”,- дип белдерде Илдар Халиков.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз