Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры: “Менделеев – үсә торган территория”
2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Менделеев шәһәрендә булды. Анда дүрт объектның тантаналы ачылышы узды: атмосфера һавасының пычрануын күзәтүче автомат станция, ремонтланган Мәдәният йорты, 1нче мәктәпкә өстәмә төзелеш һәм Татарстан урамындагы 7нче торак йортның икенче чираты.
Беренче ачылган объект- атмосфера һавасының пычрануын күзәтүче автомат станция булды. Стационар пункт химия предприятиеләре бүлеп чыгарган пычратучы матдәләрне өзлексез теркәп баруны тәэмин итү өчен билгеләнгән.
“Халык районның экология торышы белән кызыксына, чөнки монда зур сәнәгать потенциалы тупланган. Яңа станция экологик хәлне контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк”, -дип белдерде Менделеев районы башлыгы Игорь Привалов.
Тантанада катнашучы мәктәп укучылары станцияне карадылар һәм аның эше белән таныштылар.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы алга таба 1нче мәктәпнең 400 урынга исәпләнгән өстәмә төзелеше ачылышында катнашты. “Еллар узгач кына аңлыйсың, тормышта мәктәп белән укытучыларның мөһимлеген. Мәктәпкә беренче аяк басучыларга да, шулай ук калган укучыларга да кызыксынып һәм тырышып укуларын телим”, - диде ул.
Илдар Халиков һәм Игорь Привалов шулай ук социаль ипотека программасы буенча төзелгән 84 фатирлы 7 нче йортның икенче чираты ачылышында катнаштылар. Бүген яңа фатир ачкычларын Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, Карпов исемендәге “Менделеевсказот” ҖЧҖ химия заводы хезмәткәрләре алды.
“Яңа фатир алучыларның шатлыклы йөзләрен күрүе бик рәхәт. Мин сезне бу күңелле вакыйга белән котлыйм”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Менделеев шәһәрендә Сергей Гассар исемендәге Мәдәният йорты ачылу зур бәйрәмгә әйләнде. Махсус бу көнгә җирле коллективлар бию композицияләрен әзерләгәннәр.
Концерт залында ТР Хөкүмәте башлыгы район активы белән очрашты. Муниципаль берәмлекнең ничек яшәве турында район башлыгы Игорь Привалов сөйләде.
Илдар Халиков үзенең чыгышында республиканың социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. “Менделеев - үсә торган территория инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә. Республика һәм сезнең район тормышында күңелле вакыйгалар күбрәк булсын”, -дип теләде Илдар Халиков.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм төзелеш комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен “Созидание” төзелеш компаниясе” ҖЧҖ директоры Рамил Җиһаншинга ТР Премьер-министры ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.
“Татар-информ” МА, “Менделеев яңалыклары” басмасы материаллары буенча
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз