Рөстәм Миңнеханов Чаллы картон-кәгазь комбинатында булды

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында С.Титов исемендәге Чаллы картон-кәгазь комбинатында картон чыгару буенча модернизацияләнгән линияне карап чыкты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, шәһәр мэры Васил Шәйхразыев озата йөрде.

Бу модернизация 1,5 млрд. сум күләмендәге үз акчалары исәбеннән башкарылган һәм комбинат тарихында иң эре инвестпроект булып тора. Модернизацияләү нәтиҗәсендә машинаның җитештерү темплары минутына 470 метрдан 600 метрга кадәр арткан, картон һәм кәгазь җитештерү елына 20%ка - 157 мең тоннадан 190 мең тоннага кадәр артачак, көтелүче табыш күләме –1 млрд. сум (+16%).

ККК генераль директоры Владимир Бестолков бүген Татарстан Президенты өчен экскурсия уздырды. Рөстәм Миңнехановка модернизацияләнгән линияне күрсәттеләр. Предприятие ай саен 22 мең тонна икенчел чимал эшкәртә, Красноярсктан алып Мәскәүгәчә монда чимал ташыйлар.

Шулай ук мөхтәрәм кунаклар гофротара фабрикасында да булдылар.

Завод идарәсе бинасы янында Рөстәм Миңнеханов беренче директор Сергей Титов бюстына чәчәк бәйләме салды.

«Бүген без модернизация нәтиҗәләрен карап чыктык, һәм шуны әйтәсем килә: Сергей Павлович Титов менә дигән нигез салган, - диде Р.Миңнеханов. – Предприятиегез эшләп торганга, киләчәккә үсеш планнары булганга мин бик шат».

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама КБК коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Республика һәм шәһәр сезгә ярдәм итеп торачак», - дип вәгъдә бирде Татарстан Президенты комбинат хезмәткәрләренә.

Ул шулай ук «КАМАЗ» ФК тренировка үзәгендә һәм «КАМАЗ» ААҖ стадионында булды. Спорт инфраструктурасын караганнан соң Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» стадионын бары тик футбол стадионы итеп җиһазларга киңәш бирде.

«КАМАЗ» ФК базасында Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәре футбол клубын һәм тулаем футбол үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International