Чаллыда IT-белгечләр өчен беренче арендалы йорт ишекләрен ачты

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Чаллы IT-паркы белгечләре өчен беренче күп фатирлы йорт ишекләрен ачты. Йортны сафка кертү уңаеннан тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

118-фатирлы ун катлы йортны Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды Җиңүгә 40 ел урамында - IT-парктан ерак түгел төзегән. Бу йортта фатирлар яшәүчеләр милкенә тапшырылмый, ә арендага – беренче чиратта Чаллыга читтән килгән IT-тармак белгечләренә бирелә. Яңа йортның югары технологик үзенчәлекләре бар, әйтик, йозаклар гадәти ачкыч белән түгел, ә карточка яисә бармак эзеннән ачыла.

Яңа йортны сафка бастыру тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, IT-парк – үзенчәлекле кешеләр өчен үзенчәлекле мохит ул. «Бу кешеләрне җәлеп итәргә кирәк, шул исәптән башка шәһәрләр һәм регионнардан, һәм без, монда “айтишниклар” килсеннәр һәм яшәсеннәр дип, хезмәткәрләргә йорт төзергә булдык», - дип әйтте Р.Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, әлеге йорт республиканың арендалы торак төзүдә беренче тәҗрибәләреннән – алга таба мондый йортлар Иннополиста, Казанда, “Алабуга” МИЗ янында булачак. «Бу чакырылган белгечләрне торак белән тәэмин итүнең уңай һәм нәтиҗәле ысулы булыр, дип өметләнәм», - дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов яңа йорттагы фатирларны карап чыкты һәм анда алга таба яшәүчеләр белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International