Мәгариф системасында мөгаллим – иң мөһиме. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәген ачу тантасында белдерде.
Ресурс үзәге “Казан педагогика колледжы” УҺБ ДАМУ базасында (Даурия, 30) ачылды. Чарада Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан педагогика колледжы – республиканың иң өлкән мәгариф учреждениеләренең берсе. Педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге республика мәгариф системасын модернизацияләү стратегиясенә керә.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген педагогик кадрлар әзерләү заман таләпләрен исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Укытучы, мөгаллим – мәгариф системасында иң мөһим өлеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, педагогик кадрлар – безнең барыбызга да гыйлем бирүчеләр.
Безнең һәрберебез гомер буе гыйлем эстәргә тиеш, шул чакта гына без конкуренциягә сәләтле булачакбыз, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, ресурс үзәкләрен оештыру җитди финанс чыгымнары таләп итә, бу мәгариф системасын модернизацияләүдә һәм заманча квалификацияле кадрлар әзерләүдә бик мөһим процесс.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге ресурс үзәге – республикада инде икенче башлангыч гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенә педагогик кадрлар әзерләүче үзәк, ә якын арада өченче ресурс үзәге дә була. Ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның федераль үзәк гамәлгә ашыручы бөтен проектларда да катнашуын ассызыклады.
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко үз чиратында барысын да яңа уку елы башлану белән котлады. Сез тормышта гади булмаган, әмма бик мөһим юлны сайладыгыз – укытучы һөнәрен, дип әйтте ул Казан педагогика колледжы укучыларына. Аның сүзләренчә, мәгариф өлкәсендә каты стандартлар бирелгән: укытучы статусы, аның эшләгән акчасы һәм карьерасы – болар барысы да бүгенге көндә өстенлекле урында. Шул ук вакытта укытучыга карата таләпләр дә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә артты, дип әйтте Александр Повалко.
Беренче катта Рөстәм Миңнехановка “Электрон колледж” проектын тәкъдир иттеләр. РТ мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республикада эшләп килүче педагогика колледжлары системасы турында сөйләде. Ул шулай ук республикада милли педагогик кадрлар әзерләү буенча да ресурс үзәкләре Арча һәм Минзәләдә эшлиячәген искәртте.
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Повалко урта педагогик белем бирү тарихы музеенда булдылар. Шуннан мәктәпкәчә белем блогы белән таныштылар, анда балалар бакчаларына тәрбиячеләр әзерлиләр, мәктәп белеме блогын карадылар, анда киләчәк башлангыч белем укытучыларына белем бирәләр.