Рөстәм Миңнеханов: “ГРЯТИ безнең республиканың конкурентлыкка сәләтлеген формалаштырачак”

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда Германия-Россия яңа технологияләр институты эшли башлады. КНИТУ-КАИ нигезендә яңа вузны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук чарада РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич әфәнде катнашты.

Германия-Россия яңа технологияләр институты (ГРЯТИ) – German-Russian Institute of Advanced Technologies (GRIAT) – югары профессиональ инженерлар әзерләүгә юнәлдерелгән дөнья дәрәҗәсендәге мәгариф проекты ул. ГРЯТИ – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) структурасында яңа институт, анда магистратура һәм аспирантура белем бирү программалары булачак. Институт яңа 8 катлы корпуста урнашкан.

ГРЯТИда укыту КНИТУ-КАИ һәм Германия университетлары арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләренә нигезләнгән. Беренче партнер-университетлар арасында - Ильменау шәһәренең Техник университеты һәм Магдебург шәһәренең Отто-фон-Герике Университеты.

Хезмәттәшлектә Германия академик алышынулар хезмәте DAAD катнаша – дөньядагы иң эре һәм абруйлы оешмаларының берсе, ул халыкара белем бирү һәм академик хезмәттәшлек мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Германиянең алдынгы сәнәгать предприятиеләре дә ГРЯТИ проектының турыдан-туры партнерлары була.

ГРЯТИ белем бирү программасы буенча ике университетта белем алу каралган: 1, 2 һәм 4 нче семестр дәвамында КНИТУ-КАИда, һәм 3 нче семестрда Германиядәге партнер-университетта. Нәтиҗәдә, ГРЯТИ тәмамлаучылар ике диплом алачак: КНИТУ-КАИ һәм Германиядәге партнер-университетныкын.

Россия студентлары ГРЯТИда түләүсез, ә Германиядә Татарстан Республикасының “Алгарыш” программасының грантлары исәбенә белем алачаклар. Укыту теле – инглизчә.

Мөхтәрәм кунаклар бүген тантаналы рәвештә КНИТУ-КАИның яңа бинасында лентаны кистеләр, лабораторияләрне һәм уку бүлмәләрен карадылар, шуннан соң Гыйльми һәм Попечительлек советы утырышында катнаштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан – илнең алдынгы сәнәгать регионы, һәм аның бөтен индустриясе инженер белгечләргә мохтаҗ. “Үз заманында без әзерләү системасын югалттык, ләкин хәзер без инженер мәктәбен торгызу өчен бик күп көч куябыз, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Инженер белгечлекләрен без мәктәптән популярлаштыра башлыйбыз, предприятиеләрне җәлеп итәбез. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ягыннан да бу мәсьәләгә игътибар бик зур”.

ГРЯТИ ачылу - КНИТУ-КАИ өчен генә түгел, ә бөтен ил масштабында бик әһәмиятле вакыйга, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Без бик әйбәт бина, профессиональ укытучыларны күрәбез, һәм , ышанам ки, биредә безнең республиканың конкурентлыкка сәләтлеге формалашачак”.

Германия Федератив Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич, үз чиратында, ГРЯТИ ачылуның әһәмиятлеген ассызыклады. “Без Татарстанга бик зур бизнес-делегация белән килдек, чөнки безнең арада үсеш алган икътисадый мөнәсәбәтләр бар, һәм без аларның тагын да үсүенә зур потенциал барлыгын күрәбез”, - диде илче.

“Хәзерге гади җитди сәяси торышта безнең яхшы мөнәсәбәтләрне үстерүче проектларны гамәлгә ашыру бигрәк тә мөһим”, - дип саный Рюдигер фон Фрич.

Рөстәм Миңнеханов илчегә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. “Без җитди вакытта проектны эшләтеп җибәрәбез. Әмма барысы да тынычланыр, ә бездә иң яхшы вузларның берсе эшлиячәк”, - ышанып әйтте Татарстан Республикасы Президенты.

РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко ГРЯТИ кебек проектны гамәлгә ашыру теләсә кая мөмкин булалмас иде. “Моның өчен бер төркем ихтыяҗлар һәм кешеләрнең туры килүе кирәк иде”, - диде А.Повалко.

Ул республика җитәкчелегенә инженер белем бирүгә ярдәм итүләре өчен, Германия партнерларына рәхмәт белдерде.

Германия академик алышынулар хезмәте DAAD генераль секретаре Доротея Рюланд хәбәр иткәнчә, ГРЯТИ DAAD ярдәм итүче бердәм дәүләтара проектлар санына керә. “Мондый проект, югары дәрәҗәдәге белем, җитди әзерлек һәм үзара ышаныч булган очракта гына, гамәлгә ашырыла ала, - дип белдерде Д.Рюланд. – Германия белән Россия, Германия белән Татарстан арасында нәкъ менә еллар дәвамындагы академик хезмәттәшлек белән казанылган үзара ышаныч бар”.

КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов Доротея Рюландка вузның мактаулы профессоры исемен тапшырды. Шул ук исемгә Россиянең атаклы галимнәренең берсе, IPG Photonics компаниясе җитәкчесе - КНИТУ-КАИның төп партерларының берсе – Валентин Гапонцев та лаеклы булды.

Утырыш барышында берничә килешү имзаланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры Александр Повалко һәм Германиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич барында Татарстан Республикасында машина төзелеше буенча уртак инжиниринг үзәген булдыру турында Килешү , ГРЯТИ каршында немец теле таралуга ярдәм итү үзәген булдыру турында Килешү, КНИТУ-КАИ Казан квант үзәге һәм “Международный центр квантовой оптики и квантовых технологий” ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында Килешү, шулай ук КНИТУ-КАИ һәм “НТО “ИРЭ-Полюс” ҖЧҖ арасында лазер һәм аддитив технологияләр өлкәсендә стратегик партенрлык турында Килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International