Бүген Казанда «Химия һәм нефть химиясе объектларын төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә федераль күзәтчелекне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» бөтенроссия семинар-киңәшмәсе башланды. Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт тарафыннан оештырылган семинарның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова катнашты.
Сәламләү телмәрендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада технологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле мәсьәләләрдән санала, чөнки Татарстан Республикасы – илнең сәнәгать ягыннан алга киткән регионнарыннан берсе.
«Без актив сәнәгать һәм граждан төзелеше алып барабыз, производстволарны модернизациялибез, эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – 2014 елның 6 ае эчендә төп капиталга инвестицияләр былтыргы шул чорга караганда 5%ка артты. Төзелеш тармагы 78 млрд. сумлык эш башкарды, 1,2 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылды».
«Бу саннар шул исәптән сезнең хезмәтегезнең дә нәтиҗәләре, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Ростехнадзорның Идел буе идарәсе хезмәткәрләренә».
Республика Президенты гамәлгә ашырылган эре проектлар буенча Ростехнадзорның Идел буе идарәсе белән бергә корылган эш системасының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.
«Һәр тармактагы инвестиция проектлары әһәмиятен, аларны гамәлгә ашыру срокларын һәм спецификасын исәпкә алып, аларны тикшереп торуны оештыру буенча шактый тәҗрибә тупланган», - диде Р.Минңнеханов.
«Технологияләр өчен күпчелек нормалар әле советлар заманында формалаштырылган, - дип искәртте Татарстан Президенты. – Ләкин тармак соңгы дистә еллар дәвамында алга таба зур адым ясады. Бүгенге көндә дөнья стандартларына туры килә торган алдынгы техник нормаларны проектлауда куллану мәсьәләләре, нефть-газ химиясе комплексларын төзүгә рөхсәт итү документларын алу процедураларын гадиләштерү актуаль».
«Техник җайга салу чараларын дәүләт тарафыннан бизнеска ярдәм итү ысулларының берсе, дип атар идем, - диде Татарстан Президенты. – Бу өлкәдә мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүе тармакның конкурентлыкка сәләтлеген арттыруга, инвестицион климатның яхшыруына ярдәм итәр иде».
«Минем сезгә көндәлек хезмәтегез, республика үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтәсем килә, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов семинарда катнашучыларга. – Алда безне яңа заводлар төзү буенча зур күләмдәге эш көтә. Әлеге проектлар Ростехнадзор коллективы, Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары һәм предприятиеләренең бердәм эш итүе аша гына уңышлы гамәлгә ашырыла алалар».
Росехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова Идел буе идарәсе хезмәткәрләрен территориаль органга 60 ел тулу белән котлады. «Без бу территориядә кирәк – республикага кирәк, - дип ышанып әйтте С.Радионова. – Татарстан Президентыннан безнең эшне югары бәяләү сүзләрен ишетү бик шатлыклы».
Татарстанда химия һәм нефть химиясе предприятиеләрен модернизацияләү барышы турында ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, тармакта инвестицияләр күләме соңгы ун елда 630 млрд. сум тәшкил итте. 2013 елда республикада 33 млн. тоннага якын нефть чыгарылды, 1,4 млн. тонна полимерлар җитештерелде. Р.Зарипов якын арада гамәлгә ашырырга планлаштырылган Татарстан нефть химиясенең яңа проектлары турында да сөйләде.