Илдар Халиков “Казан электр челтәрләре”ндә булды

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Сетевая компания” ҖЧҖ филиалы “Казан электр челтәрләре”ндә булды. Ул шулай ук Казанның бер подстанциясе эше һәм яңа кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге белән танышты.

“Центральная” 220 кВ подстанциясе 1981 елда эшли башлый, аның аша шәһәрнең көньяк өлеше электр белән тәэмин ителә. 2010 елда подстанцияне реконструкцияләү башлана һәм 2013 елда ул эш тәмамлана.

ТР Премьер-министрына бүген реконструкцияләнгән подстанцияне күрсәттеләр, яңа җиһазларның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Илдар Халиков югары дәрәҗәдә автоматлаштыруны һәм компьютер технологияләрен киң куллануны билгеләп үтте.

“Казан электр челтәрләре”нең яңа кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге 2014 елның 1 июлендә Казанда ачыла. Монда клиентлар электр челтәре комплексына кагылган барлык сорауларын хәл итә алалар.

Илдар Халиков компаниянең коллективы белән очрашты. Үзенең чыгышында ул Татарстан энергетиклары үзләренә зур ышаныч казандылар, һәм ул күп сынаулар белән исбатланды, дип белдерде.
“Тагын бер кабат Универсиада алдыннан яхшы эшләвегез өчен бөтен коллективыгызга рәхмәт белдерәсем килә”, - диде Илдар Халиков.

ТР Премьер-министры очрашуда катнашучыларга республиканың икътисади үсеше турында сөйләде. Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Татарстанда тотрыклы үсеш бара, монда энергетикларның да өлеше зур, дип ассызыклады ул.

Очрашу тәмамланганда Илдар Халиков предприятие хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә эшләрендә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International