Алабуга политехник колледж нигезендә оештырылган “Алабуга” МИЗ өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәктә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районына эш сәфәре кысаларында булды. Аны Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрделәр.
Хәзерге вакытта Алабуга политехник колледжы эшчеләр һәм белгечләр әзерли, шәһәр предприятиеләре һәм “Алабуга” МИЗ резидент-предприятиеләренең эшче кадрлар һәм урта звено белгечләрендәге ихтыяҗын канәгатьләндерә.
Барлыгы эшчәнлеге дәвамында уку йортында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре өчен 6000 артык квалификацияле кадрлар әзерләнгән.
Белгечләрне әзерләү 9 һәм 11 сыйныфлар нигезендә бюджет һәм коммерцияле нигездә алып барыла һәм түбәндәге белгечлекләр бирелә: эретеп ябыштыру производствосы, машина төзелеше технологиясе, бина һәм төзелмәләрне төзү һәм эксплуатацияләү, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, электр һәм электр-механик җиһазларны техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү, халыкны тукландыру продукциясе технологиясе, тегү производствосы технологиясе.
Машина төзелеше тармагы предприятиеләренә белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәк «Форд Соллерс» компаниясе белән берлектә оештырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уку бүлмәләрен, лабораторияләр, «Форд Соллерс» катнашында заманча җиһазлар куелган оста бүлмәләрен карады. Шуннан уку йортының коллективы белән очрашты.
«Миңа монда булу бик шатлыклы, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Биредә предприятиеләр катнашында аларга белгечләр әзерли торган ресурс үзәк булдырылган, монда хаыкара компанияләрнең иң яхшы белгечләре укыта. Мондый схема нәкъ менә бизнеска кирәкле белгечләрне әзерләргә мөмкинлек бирә».
«Без монда профессиональ коллектив һәм, һөнәргә өйрәнеп, конкурентлыкка сәләтле булырга теләгән яшь кешеләрне күрәбез, - дип әйтте Татарстан Президенты. – Монда укыячак, махсус икътисадый зона предприятиеләрендә практика узачак белгечләр, алга таба да бөтен җирдә кирәкле булачаклар».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казан федераль университетының Алабуга институты техник факультетында да булды. Анда ул уку йортының үсеш перспективалары турында сөйләште.