Чистай муниципаль майонының № 11 кадетлар мәктәп-интернатында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.
Мәктәп бинасы яңа уку елына капиталь ремонтланган. Рөстәм Миңнехановны кадетлар мәктәбенең укучылары һәм җитәкчелеге – директоры Фоат Сөнгәтуллин каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген кадетлар мәктәпләре яшьүсмерләрне хәрби хезмәткә уңышлы әзерләргә мөмкинлек бирә, шулай ук катлаулы гаиләләрдән балаларны тәрбияләргә ярдәм итә.
Кадетлар мәктәп-интернатының алтынчы сыйныф укучысы Татарстан Президентына яңартылган бина буйлап экскурсия уздырды. Ул ,аерым алганда хәбәр иткәнчә, мәктәп инде җиде ел эшли. 2014 елда кадетлар мәктәп-интернатына Советлар Союзы Герое С.Кузтьмин исеме бирелгән. 2010 елдан мәктәп “Ватанны сакларга әзер!” хәрби- патриотик уен оештыра.
Икенче катта Рөстәм Миңнеханов спорт залын, ашханәне карады, меню белән танышты. Шуннан ул тарих дәресендә булды, шулай ук, информатика кабинетына кереп, укучылардан мәктәп-интернатта яшәү шартлары турында сорашты.
Барлыгы кадетлар мәктәп-интернатында 480 укучы белем ала.
11 нче номерлы кадетлар мәктәп-интернатында РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең профиль сыйныфы бар. Уку бүлмәләренең берсендә Рөстәм Миңнехановны Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарә җитәкчесе Фаяз Шабаев каршы алды.
Татарстан Президентына шулай ук кадетларны хәрби-патриотик тәрбияләү турында, аларның спортив әзерлекләре, ярышларда катнашулары турында сөйләделәр. Без сезнең Россия Президенты Владимир Путинның ГТО физик әзерлек нормаларын торгызу турындагы инициативасын хуплаганыгызны беләбез, дип әйттеләр кадетлар, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. Ул, үз чиратында, алардан ничә мәртәбә җирдән кул көче бүлән күтәрелә алганнары, ничә минутта автоматны җыя алганнары һәм башкалар турында сорашты.
Тулырак мәгълүмат: https://edu.tatar.ru/chistopol/kadet_sch-int/read-news/535986