Татарстанда бөртеклеләрнең 18%ын җыясы калды

2014 елның 5 сентябре, җомга

Бүгенге көнгә Татарстанда бөртеклеләр уңышының 82% мәйданы җыелган, уртача уңыш гектардан 22,3 центнер дәшкил итә. Бүген барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган республика киңәшмәсендә шул турыда хәбәр ителде.


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, соңгы елларда республикада уңыш җыюга комачаулый торган яңгырлы көзләр булды. «Уңышны җыеп алган һәм уҗым культураларын чәчәргә өлгергәннәр өчен һава торышы бик шәп. Уҗымнар чыгып килә, туфракта дым күп, - диде Марат Әхмәтов. – Ә игеннәре җыелмаганнар өчен шартлар, билгеле инде, начар».


Марат Әхмәтов китергән күрсәткечләр буенча бүген республикада 1,27 млн. гектарда бөртеклеләр җыеп алынган – бу барлык мәйданның 82%ы. Уңышның гомуми күләме – 2,84 млн. тонна, уртача уңыш – 22,3 ц/га.


Марат Әхмәтов якындагы 5-6 көн эчендә кояшлы көннәр булачак, шул вакыт эчендә 20-30 мең гектар җыярга кирәк, дип белдерде. Барысы 280 мең гектар җыясы калган.


Урып-җыюны Апас, Нурлат һәм Әлки районнары тәмамалган, Буа һәм и Кайбыч районнары да тәмамлап килә.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, һава шартларына карамастан, урып-җыюны тәмамларга кирәк, диде. Ул авыл кешеләрен кыр эшләре өчен матур көннәрдән мөмкин кадәр файдаланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International