Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, РФ һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика һәм Россиянең төрле төбәкләреннән мәртәбәле кунаклар, Татарстан Республикасының нефть төбәге муниципаль районнары башлыклары катнашты.
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү нефть башкаласының тарихи өлешендәге реконструкцияләнгән “Иске Әлмәт” мәдәният йортын ачудан башланды. Мәдәният йортын ачу РФ һәм ТР Мәдәният елына багышланган иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җыелганнарга әйткән мөрәҗәгатендә нефтьчеләрнең республика икътисадый һәм социаль үсешенә керткән өлешләренә югары бәя бирде һәм барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.
“Татнефть” АҖ генераль директоры Наил Маганов нефть төбәгендә яшәүче халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Бәйрәм ипподромда ат спорты ярышлары, Россиянең танылган артистлары һәм татар эстрадасы җырчылары чыгышлары белән дәвам итте.
Кич Нефтьчеләр мәйданында яшьләр өчен татар һәм рус эстрадасы артистлары чыгыш ясый. Тантаналы чаралар бәйрәм фейерверкы белән тәмамланачак.