Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә мәдәни мирас объектларын карады

2014 елның 7 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрделәр.

Казаның тарихи үзәге буйлап чираттагы экскурсия Ульянов-Ленин урамыннан башланды, элеккеге Беренче тау агачтан төзелеш сәнгате үрнәкләре белән билгеле булган. Планлаштыру һәм төзелеш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре турында өч ел элек сөләшенгән иде инде. ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләгәнчә, урамның архитектур кыяфәте хакимият игътибарын һаман да таләп итә, бушлыкларда төзелеш дәвам итә, кайбер һәйкәлләрне генә хуҗалары реставрацияли. Урам Казан кунакларының игътибарын җәлеп итә, биредә сирәк агач усадьба төзелмәләре сакланган. 1920 елда Казан зиратларыннан алынган кабер ташлары белән ныгытылган тау бите урам башында тарихның чын чагылышы булып тора. Рөстәм Миңнеханов шәһәр хезмәтләренә староверлар чиркәвеннән Ульянов урамына таба күтәрелә торган җәяүле зонаны төзекләндерергә кушты.

Олеся Балтусова Рөстәм Миңнехановка XIX гасырда төзелгән 16 нчы номерлы агач йортны күрсәтте.

№24 йорт та агач, 1887 елда биредә Владимир Ульянов яшәгән. Йортка реставрация һәм җимерелгән флигельне яңадан төзү кирәк. Татарстан Президенты ТР мәдәният министрлыгына әлеге мәсьәләне хуҗасы белән хәл итәргә йөкләде.

№31 йорт – XIX гасыр уртасындагы Казан усадьбасының классик үрнәге, Сухановлар усадьбасы – республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты. Йорт аварияле хәлдә, әмма Казан шәһәренең башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, ул даими яшәү өчен яраклы түгел дип танылмаган.

№20 йорт – 1904 елгы Аносов йорты, республика дәрәҗәсендә мәдәни мирас объекты. Биредә Вахитов районының 37 нче номерлы балалар бакчасы урнашкан. Рөстәм Миңнеханов бу бинада төзекләндерү эшләре зарурлыгын һәм капремонт программасына кертү кирәклеген ассызыклады.

XIX гасырда төзелгән Терпигоревлар йортында реставрацияләү эшләре бара.

Шуннан экскурсиядә катнашучылар Катанов тыкрыгыннан уздылар, анда академик Арбузовлар йорт-музее урнашкан. Музейның күрше агач һәйкәлендә композитор Фәрид Яруллин яшәгән. 2013 елда аукционнан ышанычлы кулларга сатылган – ремонт эшләре архитектор-реставратор Ирина Аксенова җитәкчелегендә инде тәмамланып килә, анда торак булу планлаштырылган.

№13 агач йорт XIX гасырда атаклы Казан профессоры Катановныкы булган, 2000 нче елларда янган, хәзерге хуҗасы әлеге һәйкәлне торгызу проектын эшли, ул да анда торак ясауны планлаштыра.

Волков урамында №46 һәм №42 мәдәни мирас объектлары янында Татарстан Президенты хуҗаларга фасадларны ремонтлау эшләрен уздыру буенча рекомендацияләр бирде. Якында яхшы сакланган агач йортлар бар. Ләкин күпчелек агач йортлар җимерелгән. Хәзер ул урыннарда күп фатирлы йортлар. 

Маршртуның соңгы пункты Фрунзе агачлыгы урамы булды, анда элеккеге Шамов хастаханәсе бинасы реставрация мәсьәләсен хәл итүне көтә. “ТР үсеше корпорациясе” ААҖ вәкилләре мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта эскиз проект эшләнә. Президент җитәкчелегендәге комиссия концепциянең вакытлы вариантын кире какты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International