Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Вьетнамга мәгариф өлкәсендә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә кирәк

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен киләчәктә ныгыту кысаларында Татарстан Республикасы белән Вьетнам Социалистик Республикасы арасында мәгариф һәм фән өлкәсендәге мөнәсәбәтләр буенча бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры Фам Ву Луан фикер алыштылар.


Очрашу Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгында узды (Ханой). Чарада Россия Федерациясенең Вьетнам Социалистик Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Ковтун, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.


Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Вьетнамга 2013 елның ноябрендәге визитыннан һәм Россия Федерациясе белән Вьетнам Социалистик Республикасы арасында стратегик партнерлык мөнәсәбәтләрен киләчәктә үстерү турындагы белдерүеннән соң хезмәттәшлекне ныгыту бик мөһим.

Мәгариф өлкәсендә җитди перспективалар бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, Татарстан югары уку йортлары күп юнәлешләр буенча белгечләр әзерлиләр. Моннан тыш, Татарстан Республикасы – Россиянең әйдәүче мәгариф үзәкләреннән берсе.Татарстанда 27 югары уку йорты бар, шул исәптән бер федераль һәм икесе – фәнни-тикшеренү. Республиканың барлык югары уку йортларында 180 меңнән артык студент укый.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, республика мәгариф өлкәсендә күп илләр белән актив хезмәттәшлек итә, студентлар алмаша, Татарстанда чит илләр югары уку йортларында кадрлар әзерләү буенча «Алгарыш» программасы эшләп килә.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген Татарстан Республикасы югары уку йортларында дөньяның 94 иленнән 4075 студент укый, шул исәптән 100ләп кеше – Вьетнамнан.

Безгә мәгариф өлкәсендә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә, республика югары уку йортларында белем алучы студентлар санын арттырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры Фам Ву Луанга мөрәҗәгать итеп, шулай ук фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә багланышларны үстерергә, уртак мәгариф күргәзмәләре санын, стажировкаларны арттырырга кирәк.

Татарстан Президенты Фам Ву Луанны Татарстанга визит белән килергә чакырды.

КФТТУ – КХТИ ректоры Герман Дьяконов очрашу барышында үз югары уку йортының Вьетнамның Ханой, Хошимин, Дананг, Вьетчи шәһәрләрендәге 18 югары уку йорты белән багланышла урнаштыруы турында сөйләде. Вьетчи университетында КФТТУ-КХТИ вәкиллеге ачылган. Герман Дьяконов сүзләренчә, бүген КХТИда Вьетнамнан 50 студент укый, сентябрьдә Вьетчи университетыннан тагын 11 аспирант киләчәк.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов очрашу барышында Татарстанда мәгариф системасын модернизацияләү һәм матди-техник базасын ныгыту турында сөйләде.

Үз чиратында, Фам Ву Луан әфәнде Россия һәм башка чит илләр югары уку йортлары белән мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне югары бәяләде.

Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры Татарстан Республикасында студентлар әзерләү белән үз иленең кызыксынуын сөйләде.

Фам Ву Луан шулай ук КФТТУ-КХТИ вәкиллеген югары уку йорты филиалына әверелдерү белән кызыксынды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Вьетнам югары уку йортларында белем алучы студентлар киләчәктә Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгытуда бәйләүче звено булачак.

Ул шулай ук хезмәттәшлек мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте. Татарстан Республикасы ягыннан бу юнәлештә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җаваплы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International