Рөстәм Миңнеханов Ханойда “Хоа Лак” югары технологияләр паркында булды

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасына эш сәфәре кысаларында “Хоа Лак” югары технологияләр паркында (Hoa Lac Hi-Tech Park) булды.

Парк Вьетнам башкаласы Ханойдан ерак түгел, халыкара аэропорт янында урнашкан.

“Хоа Лак” югары технологияләр паркы тикшеренүләр уздыру һәм инновацион проектларны үстерү, җитештерү һәм югары технологияле продуктларга финанс ярдәм күрсәтү өчен оештырылган. Биредә югары технологияле товарлар җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә бизнес-инкубатор урнашкан, югары технологияле секторга кадрларны әзерләү алып барыла.

“Хоа Лак” җитәкчелеге вәкилләре югары технологиряләр паркын булдыру тарихы, аның алдында куелган бурычлар турында сөйләделәр. Мондый мәйданчыкны оештыру турында карар 10 ел элек кабул ителгән. “Хоа Лак” Вьетнамда беренче мондый югары технологияле парк булды.

Паркның гомуми территориясе 1600 гектар һәм дүрт зонага бүленгән, шул исәптән кадрлар әзерләү һәм белем бирү зонасы, тикшеренү һәм үсеш зонасы, программа продуктларын булдыру зонасы һәм башкалар. 

Парк “акыллы шәһәр” принципы буенча төзелгән.

Югары технологияләр паркында эшчәнлеген алып баручы компанияләргә преференцияләр режимы булдырылган.

2012 елдан 2018 елга кадәр паркта актив рәвештә төзелеш алып бару планлаштырылган – биналар, торак корпуслар, инфрактруктура.

Компанияләр өчен максималь җайлы инфраструктура булдыру, аларны уңай инвестицион мохит белән тәэмин итү безгә бик мөһим, дип белдерделәр “Лоа Хак” югары технологияләр паркы вәкилләре. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов парк җитәкчелегенә проект үсеше белән таныша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, Татарстанда соңгы ун елда инновацион инфраструктура белән тэмин итү эше алып барыла – технопарклар, индустриаль парклар, махсус икътисадый зоналар.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Иннополис шәһәр иярченен төзү проекты турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Иннополис мәйданчыгында 2015 елда беренче комплекс эшләтеп җибәреләчәк – технопаркларның берсе, “Иннополис” ИТ-университеты, белгечләр өчен торак зона, социаль инфраструктура. Гомумән Иннополиста 150 мең кеше яши, эшли һәм укыячак, шул исәптән 60 мең информацион технологияләр белгечләре. 

Бу амбициоз проект, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, әмма безгә федераль хакимият ярдәм итә, Иннополис үсешен Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев күзәтә.

Без сезнең белән югары технологияләр үсешенә мәйданчыклар булдырып, зур юл башында торабыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, “Хоа Лак” паркы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп. Ул аларга уңышлар теләде һәм берничә мәсьәләдә хезмәттәшлек итәргә, тәбҗрибә белән уртаклашырга өндәде. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук кыскача Татарстандагы югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Казандагы һәм Чаллыдагы ИТ-парклар турында хәбәр итте.

Очрашу кысаларында Чаллы ИТ-паркы һәм “Хоа Лак” югары технологияләр паркы арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре парк территориясендә урнашкан университетларның берсендә (FPT University) уку корпусларын, китапханәне карадылар. Сайланган белгечлеккә карап, студентлар инглиз, кытай, япон телләрен өйрәнәләр. Укыту түләүле һәм түләүсез нигездә алып барыла. Хәзерге вакытта биредә Африка илләреннә бик күп студент белем ала. Укытучылар сотсавының 80% - вьетнамлылар, моннан тыш Һиндстаннан белгечләрне чакыралар. Университетны кыска вакытлы нигездә (1-3 ай) студентлар белән алышыну кызыксындыра. Аннан Рөстәм Миңнеханов FPT Software корпусын, Vikomed лабораториясен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International