Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Халыкара йөзү федерациясе (FINA) вәкилләре белән очрашты
2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков FINA башкарма директоры Корнель Маркелеску һәм FINAның техник комитеты рәисе Пуйол Хоакин белән очрашты. Яклар Казанда 2015 нче елда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" турнирына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Азат Шәрапов катнашты.
Очрашуны башлап, республика Хөкүмәте башлыгы иң беренче Казанда август башында узган хай-дайвинг буенча Дөнья кубогының уңышлы узуын һәм күп тамашачылар җыюын билгеләп үтте. Бу, И.Халиков фикеренчә, әлеге спорт төрен дөнья чемпионаты программасына кертү карарының дөрес булуын раслый.
FINA башкарма директоры Корнель Маркулеску, үз чиратында, хәзерге вакытта күп илләрдә фикер алышынган Казанда үткән хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы Татарстан башкаласы өчен менә дигән реклама булуын билгеләп үтте.
ТР Премьер-министры, алда көтелгән турнирга әзерлек актив бара, дип хәбәр итте, даими рәвештә оештыру комитеты утырышлары уздырыла, аларда аерым мөһим мәсьәләләр карала. Ул искәртеп узганча, узган атнада дөнья чемпионатын үткәргән вакытта куркынычсызлык тәэмин итү, Эчке эшләр, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыклары һәм башка структуралар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре җентекләп тикшерелгән.
"Бездә мондый зур күләмле ярышларны имин үткәрү өчен кирәкле ресурслар бар", - дип ышандыра Илдар Халиков. Шул ук вакытта 2013 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы вакытында спортчылар барысы да бер урында - Универсиада авылында яшәде, шунлыктан, аларның иминлеген тәэмин итү җиңелрәк булды, дип искәртте. Шуңа да, ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, "Мастерс" турнирында катнашучыларга Универсиада авылында яшәргә тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле, транспорт белән тәэмин итү, курыкынычсызлык, тукландыру һәм башка мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк булачак.
Шулай ук очрашуда катнашучылар вакытлы конструкцияләр төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, әзерлек эшләрен үтәү вакытын тикшерделәр.
Очрашу ахырында FINA башкарма директоры Корнель Маркелеску дөнья чемпионатына әзерлек барышыннан канәгать булуын белдерде.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз