Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда нефть продуктларына бәя арту нефтькә бәя күтәрелә башлауга бәйле
2009 елның 9 июне, сишәмбе
27 нче майдан Татарстанда һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә бензин һәм дизель ягулыгының ваклап сату бәяләре арта башлаган. Бәяләрнең үсүе дөньяда, шулай ук Россиядә нефтькә бәя күтәрелә башлауга бәйле.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларының сыйфатлылыгын һәм алардан рациональ файдалануны тәэмин итү идарәсе башлыгы Роберт Гыйлаҗиев хәбәр итте. Брифинг Татарстан Республикасының күпләп һәм ваклап сату базарларындагы нефть продуктларының сыйфатына һәм аларга агымдагы бәяләр белән бәйле хәлгә багышланган иде.
Роберт Гыйлаҗиев сүзләренә караганда, 8 нче июньгә алынган мәгълүматлар буенча, республикада 95 нче бензинның иң югары бәясе 20 сум 20 тиен булган, әлеге күрсәткеч буенча республика округта алтынчы урынны алып торган. Анда нефть продуктының бу төренә аеруча түбән бәяләр куелган булган.
Республикада 92 нче бензинның ваклап сату бәясе кичә 19 сум иде. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан 10 нчы урында тора. Идел буе федераль округында нормаль-80 бензинының иң югары ваклап сату бәясе Татарстан Республикасында теркәлгән – 17 сум. Дизель ягулыгының иң югары бәясе – 18 сум, бу күрсәткеч буенча республика Ульяновск, Пенза, Саратов, Түбән Новгород һәм Йошкар-Оладан соң алтынчы урынны алып тора, әлеге шәһәрләрдә дизель ягулыгы бәясе 17 сум 10 тиеннән башлана.
“Агымдагы елның 20 нче маена кадәр республика ваклап сату бәяләре күрсәткече буенча Идел буе федераль округында урта позицияләрне алып тора иде. Кайбер очракларда, аерым алганда, 92 нче номерлы бензин бәясе бездә иң арзаны булды”, - дип билгеләп үтте Роберт Гыйлаҗиев.
“Нефть продуктларына бәя арту дөньяда, шулай ук Россиядә нефтькә бәя күтәрелә башлауга бәйле. Шуның нәтиҗәсе буларак, мотор ягулыгының күпләп һәм ваклап сату бәясе арта башлады”, - диде брифингта катнашучыларның берсе. Брифингта катнашучылар Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре алга таба да артачакмы икәнлеге турында алдан нинди дә булса мәгълүмат бирүдән баш тарттылар һәм базардагы хәлнең аңлаешсыз булуын моңа сәбәп итеп китерделәр.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз