Татарстан Хөкүмәте иҗтимагый оешмалар өчен грантлар билгеләде
2009 елның 10 июне, чәршәмбе
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган иҗтимагый оешмалар өчен республика Министрлар Кабинетының ел саен бирелә торган грантларын билгеләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарына кул куйды.
Республиканың финанслар министрлыгына, 2010 елдан алып, конкурсны оештыру һәм үткәрү өчен, Татарстан Республикасы бюджетыннан ел саен 10 миллион сум бүлеп бирүне алдан күреп эш итәргә кушылды.
Хөкүмәт карары нигезендә шулай ук конкурсны үткәрү буенча республика конкурс комиссиясе составы расланды. Аның рәисе итеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров билгеләнде.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.