Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатларны сайлау уңаеннан мөрәҗәгате

2014 елның 12 сентябре, җомга

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлары сайлау буенча кампания ахырына якынлашып килә. Парламенттагы урыннар өчен сигез сәяси партия вәкилләре көрәште. Сайлаулар - республиканың сәяси системасы үсешендә мөһим этап. Тавыш бирүчеләр белән очрашулар барышында һәм сайлау алды дебатларында күпләгән көнүзәк сораулар күтәрелде.
Җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү нигездә анык булды, эшлекле тәкъдимнәр ясалды. Аларның барысы да эшкә алыначак һәм дәүләт һәм муниципаль хакимият эшчәнлегендә исәпләнәчәк.
Тулаем алганда, үткән кампания конструктив тонда узды дип әйтергә була. Республиканың социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни үсештә ирешкән уңышларын сайлауда катнашучыларның барысы да диярлек билгеләп үтте. Татарстан - Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе. Республикада тормышка ашырылучы эре инновацион проектлар тормыш шартларының югары стандартын билгели.
Безгә бу күтәренке рухны саклап, парламентның яңа составы эшчәнлегенә күчерергә, аны сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар эшендә үстерергә кирәк.
Хөрмәтле татарстанлылар, сайлау барышында катнашучыларга билгене һәрчак халык куя. Сайлау кампаниясенең иң мөһим күрсәткечләренең берсе – тавыш бирергә килүчеләрнең саны.
Татарстанда гражданнар һәрвакыт үзләренең актив тормыш позициясе белән аерылып тордылар. Республикада сайлауга килүчеләр саны белән проблема беркайчан да булмады. Бу юлы да шулай булыр дип ышанам.
Бүген республикабыз алдынгы булуы һәм үсеш дәрәҗәсе белән аерылып тора. Нәрсә генә эшләсәк тә, беренче чиратта, яшьләр ихтыяҗларыннан чыгып эшлибез. Сез – Татарстанның киләчәге, шуңа күрә тормышның нинди булуы сезнең тавышыгыздан тора.
Сайлауда ветераннарның, олы яшьтәге кешеләрнең актив катнашуы – күркәм традицияләребезнең берсе. Башкача була да алмый, чөнки алар тәҗрибә һәм зирәк акыл ияләре, барган процессларны тирәнтен аңлыйлар. Сайлауларга җаваплы караулары өчен ветераннарыбызга һәм пенсионерларыбызга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Тавыш бирү алдыннан республикабызның үсеш стратегиясенең күчүчәнлеген, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, милләтара һәм динара татулык һәм тынычлыкны саклау зарурлыгын ассызыклап үтәсем килә.
Сезнең күпчелегегез 14 нче сентябрьдә сайлау участокларына килеп әлеге курс өчен үз тавышларын бирер, ә Татарстанда социаль үзгәрешләрне дәвам итәчәк абруйлы хакимият оешачак дип ышанам.
Безнең көчебез – бергәлектә, Татарстанны чәчәк атучы төбәк итәргә теләүдә.
Кадерле дуслар, сезгә киләчәккә өмет белән карарга, үз көчләрегезгә һәм республикабызга ныклы ышанычта булырга телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International