«INSERTS Инсертлар – Адмиралтейство бистәсе» халыкара проект-мәгариф семинары бүген Казанда тәмамланды. Семинарны тантаналы ябу чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.
Семинар Казанда 7-13 сентябрь көннәрендә узды, аны шәһәр администрациясе һәм КДАТУ оештырдылар. Семнарның фәнни җитәкчесе Барселона баш архитекторы профессор Хосе Асебильо булды, фәнни координаторы - архитектор Станислава Бошкович.
7 көн дәвамында семинарны тыңлаучылар – Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Швейцария студентлары, аспирантлары һәм архитекторлары - Хосе Асебильо җитәкчелегендә Адмиралтейство бистәсе мисалында заманча шәһәр үсешенең актуаль мәсьәләләрен карадылар. Катнашучылар бистә территориясендә проектларны - инсертларны эшләү өчен 5 төркемгә бүленгән иде.
Фәнни координатор Станислава Бошкович бүген хәбәр иткәнчә, катнашучылар, хәзерге заман шәһәре алдында торган мәсьәләләргә җавап бирерлек, үткәнне, тарихи традицияләрне истә тотып, трансформацияләүне Адмиралтейство бистәсен үстерүнең төп темасы итеп күрделәр. Шул ук вакытта аерым архитектура һәйкәлләрен генә саклап калмыйча, ә Адмиралтейство бистәсенең структурасын да саклап калу күздә тотылды.
Семинарда катнашучылар үзләренең проект-инсертларын тәкъдир иттеләр. Аннан соң мөхтәрәм кунакалар семинар дипломнарын тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында укытучылар һәм студентларга алар башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Адмиралтейство бистәсе – безнең башкала үсешенең яңа башлангыч ноктасы. Бу уникаль тарихы булган урын, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бистә үсеше Киров районы үсешенә этәргеч бирә ала. Ә үзе шәһәрнең иң кызыклы урыннарының берсенә әверелә ала».
Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны ышандырганча, алар тәкъдимнәре Адмиралтейство бистәсе үсешендә кулланыш табачаклар.
Шулай ук Татарстан Президенты профессор Хосе Асебильога да рәхмәт белдерде. «Ышанам ки, сезнең белән хезмәттәшлек Казанны уңай якка үзгәртәчәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов атаклы архитекторга.