Рөстәм Миңнеханов: «Без көчле Татарстан өчен, көчле Россия өчен, һәм безнең уңышлар шуңа бәйле»

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казань-Арена» стадионында бәйрәм чарасында хәбәр итте.

Республикада сайлау участоклары ябылганнан соң бер сәгать узгач, Рөстәм Миңнеханов «Казан-Арена» стадионы сәхнәсенә менде, сәхнә тирәли меңләгән кеше җыелган иде. Татарстан Республикасы Президенты җыелганнарга мөрәҗәгать итте.

«Бүген республика тормышында бик мөһим вакыйга узды. Без бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайладык, - диде Р.Миңнеханов. – Республика сайлаучыларының күбесе тавыш бирде».

Ул җыелганнарга сайлауларда катнашкан өчен, шулай ук Казан шәһәре администрациясенә стадионда бәйрәм чарасы әзерләгән өчен дә рәхмәт белдерде.

«Без башкалабыз, республикабыз күркәмләнә баруын күрәбез. Без республикабызны яратабыз һәм ул алга китсен өчен кулыбыздан килгәнне эшләячәкбез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Без көчле Татарстан өчен, көчле Россия өчен, һәм безнең уңышлар шуңа бәйле. Бергәләп без җиңәчәкбез!»

Татарстан Республикасы Президенты чыгышыннан соң стадионда бәйрәм Валерий Меладзе концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International