Татарстан Президенты узган сайлаулар йомгакларына карата фикерләрен белдерде

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына биргән интервьюсында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча башлангыч йомгакларга карата фикерләрен белдерде.


Беренче чиратта Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар уңышлы узды, 80%тан артык сайлаучы тавыш бирде. «Башлангыч йомгаклар буенча «Бердәм Россия» өчен – 84,3%, КПРФ өчен – 5,5%, һәм башка партияләр өчен азрак сайлаучы тавыш биргән», - диде Рөстәм Миңнеханов.


Бер мандатлы округлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына «Бердәм Россиядән» 36 кандидат, 13әү үз-үзен күрсәтүче кандидат һәм 1 ЛДПР вәкиле узган.


«Минем татарстанлыларга граждан активлыгы өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде республика Президенты. – Минемчә, бу – якын көннәрдә үз эшенә керешүче бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына зур ышаныч белдерү».


«2009 ел белән чагыштырганда парламентта урыннар өчен көрәшүче партияләр саны ике мәртәбә артты, бер мандатлы округларда да бик җитди конкуренция булды, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Барлык партияләр дә актив эшләде, әмма «Бердәм Россия» - хакимиятнең кадрлар үзәге, бу – безнең республика активы, анда ихтирамга лаеклы кешеләр. «Бердәм Россия» партиясе сайлау кампаниясен бик актив уздырдырды, ул киләчәк 5 елга әзер программа белән килде».


«Барлык кандидатлар республика икътисады, инфраструктуры үсешен билгеләп үттеләр, үзләренең тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен әйттеләр. Барлык әйтелгән кисәтүләр, «Бердәм Россия» партиясенең сайлау алды вәгъдәләре республикабыз үсеше программасы нигезен тәшкил итәчәк, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Без үзебез вәгъдә иткәннәрне тулысынча үтәргә тиеш».


«Президент, парламент, Хөкүмәт, муниципалитетлар һәм бизнес – бу республика алга китсен өчен, димәк, Россия Федерациясе дә чәчәк атсын өчен тырышучы төп көч, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.».


«Без федераль үзәккә һәм шәхсән Россия Федерациясе Президентына барлык проектларыбызны хуплаган өчен рәхмәт белдерәбез, - диде Р.Миңнеханов. – Хакимиятнең төп бурычы – гражданнарыбызның тормыш дәрәҗәсен арттыру, республикабызды тотрыклылыкны һәм татулыкны саклап калу. Барлык бу мәсьәләләр эшебездә беренче урында торачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International