Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов “ICL-КПО ВС” ААҖ нең Директорлар советы әгъзалары белән очрашты
2009 елның 10 июне, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында “ICL-КПО ВС” ААҖ нең Директорлар советы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Сатору Хаяши - Fujitsu Technology Solutions ның башкарма рәис урынбасары, Роже Семприни – “ICL -КПО ВС” ААҖ нең Директорлар советы рәисе, Fujitsu Technology Solutions ның Төньяк-Көнчыгыш Европа, Россия, БДБ илләре төбәгендәге башкарма директоры, Валерий Васильев – “ICL -КПО ВС” ААҖ Директорлар советының рәис урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Виктор Дьячков – “ICL КПО ВС” ААҖ нең Директорлар советы әгъзасы, “ICL КПО ВС” ААҖ нең генераль директоры һ.б. катнашты.
Шуны да искәртик: ICL-КПО ВС – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә комплекслы карарлар һәм төрле масштабтагы мәгълүмати системаларга консалтинг, проектлаштыру, кертү, гарантия һәм сервис хезмәте күрсәтүне тәкъдим итә торган Россия компаниясе. Мәгълүмати коммуникацияләр, мәгълүматны саклау һәм материаль-техник тәэминат бүлеге башлыгы А.Р.Хәйруллин хәбәр иткәнчә, бүгенге очрашуда компаниянең якындагы 3-5 елдагы үсеш перспективалары турында фикер алышканнар.
2007 елда, программалы тәэмин итүне камилләштерү хезмәтләрен чит илгә чыгаруга бәйле булган юнәлешне актив үстерү максатыннан, “ICL -КПО ВС” ААҖ базасында Глобаль хезмәтләр тәкъдим итү үзәге (Global Delivery Centre) төзелә. Глобаль хезмәтләр тәкъдим итү үзәге – IT-базар җитештерүчеләренең бөтендөнья лидерлары өчлегенә керә торган Fujitsu компаниясенең Европа заказчылары өчен хезмәтләр тәкъдим итә торган структур бүлекчә. Хәзерге вакытта “ICL-КПО ВС” ачык акционерлык җәмгыятендә экспорт өчен программалы тәэмин итүне камилләштерү юнәлешендә якынча 140 кеше эшли. “ICL-КПО ВС” ААҖ экспорт өчен программалы тәэмин итүне камилләштерү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр штатын 800 кешегә кадәр арттырырга планлаштыра.
Fujitsu Technology Solutions компаниясе, “ICL-КПО ВС” ААҖ акционеры буларак, актив катнашырга һәм югары технологияләр өлкәсендәге IT-парк резиденты булырга теләк белдерде.
Белешмә өчен:
“ICL-КПО ВС” компаниясе 1991 елда Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе (КПО ВС) һәм International Computers Limited (ICL) Британия компаниясе тарафыннан оештырыла. Fujitsu Services Limited (элек ICL) компаниясе компания акцияләренең контроль пакетына ия (51 %). Бөтендөнья мәгълүмати технологияләр лидеры - Fujitsu Limited корпорациясе белән кушылу ICL-КПО ВС компаниясенә яңа технология һәм эшләнмәләргә юл ача. Бүгенге көндә ICL-КПО ВС Россиядәге иң зур системалы интегратор булып тора. Компаниянең даими клиентлары исәбенә федераль министрлык һәм ведомстволар, Россиянең телекоммуникацияләр һәм ягулык-энергетика тармагына караган эре предприятиеләре, банклар, сәнәгать һәм сәүдә төркемнәре, дәүләти һәм коммерцияле компанияләр керә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз