Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы эш төркеме утырышын аны җитәкләүче Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш эшендә РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, регионнар вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге эш төркеме РФ Дәүләт Советы утырышына илнең юл-транспорт инфраструктурасын үстерү буенча тәкъдимнәр әзерли. Татарстан Президенты республикада юл төзелешендә яңа технологияләр һәм материаллар куллануда, кече торак пунктларны юллар белән тәэмин итүдә Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде.
Утырышта катнашучылар шулай ук, юллар белән күбрәк торак пунктларны тәэмин итү максатында, юл төзелеше бәясен киметү юллары турында фикер алыштылар. Башка тәкъдимнәр һәм мәсьәләләр дә каралды. Утырыш нәтиҗәләре буенча алар бөтенесе дә гомуми докладка кертеләчәкләр, аны Рөстәм Миңнеханов октябрь аенда РФ Дәүләт Советы утырышында тәкъдир итәчәк.