"Татарстанда масштаблы проектларны гамәлгә ашыру 2020 елга кластерда сәнәгать җитештерүе күләмен өч мәртәбәгә арттырырга һәм 2 трлн. сум дәрәҗәсенә җиткерергә ярдәм итәчәк. Бу максатка ирешү өчен социаль, транспорт, энергетика һәм инженер инфраструктурасын алданрак барырлык итеп үстерү өчен дәүләт ярдәме кирәк", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барган Россия Дәүләт Советы утырыршы илебез бизнесын үстерү һәм Россиянең БСОда әгъзалыгы шартларында аның бөтендөнья базарында конкуренциягә чыдамлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланды.
Россия Президенты Владимир Путин, утырышны ачып, төп максатны билгеләде: Россиянең иң мөһим конкурент өстенлеген – эчке базарларның зур мөмкинлекләрен кулланырга, аны илебез икътисадының реаль секторлары җитештерә торган сыйфатлы товарлар белән тәэмин итәргә, , кулланучылар мәнфәгатьләрендә эш итеп, эчке базар тотрыклылыгын һәм балансын, тулаем икътисадны саклап калырга. Владимир Путин кредитлар белән тәэмин итү мөмкинлеген, бизнесны финанслау өчен бөтендөнья стандартлары буенча яңа конкуренциягә чыдам шартлар тудыруны, инфраструктураны үстерүне өстенлекле адымнар дип атады. Шулай ук, Россия Федерациясе Президенты фикеренчә, мөһим юнәлешләрнең берсе – реаль сектор өчен квалификацияле белгечләр әзерләү. Владимир Путин сүзләренчә, Татарстан һәм кайбер башка Россия Федерациясе субъектларында бу эш актив алып барыла.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, Татарстан кластер яклавы һәм дәүләт ярдәме методлары буенча берничә тәкъдим әзерләгән. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Татарстан икътисадының якындагы ун елда үсешенең төп тәшкилиятләре итеп Кама территориаль инновацион-җитештерү кластеры билгеләнгән. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 2015-2019 елларга нефть-газ комплексын үстерүнең республика программасы турында сөйләде, аның кысаларында 2019 елда республикада кимендә 95%тирәнлегендә елына 22 млн. тоннага кадәр нефть эшкәртеләчәк. Моннан тыш, республика Президенты үз чыгышында «Иннополис», «Смарт Сити Казан» һәм башка инновацион проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында да мәгълүмат бирде.
Төгәлрәк: http://www.kremlin.ru/news/46636