Рөстәм Миңнеханов Астанага эш визиты белән килде

2014 елның 19 сентябре, җомга

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага Казахстанда ТР Мәдәнияты көннәренә багышланган бәйрәм чараларында катаншу өчен килде.

Астана шәһәре аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Астана шәһәре Хакиме Имангали Тасмагамбәтов,Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР  ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак-Барс Холдинг" ААҖ җитәкчесе Иван Егоров һәм башкалар каршы алды.  

Бүген Татарстан Республикасы Президентының эш программасында – шәһәр хакиме Имангали Тасмагамбәтов белән киң составта очрашу, Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты Касым-Жомарт Токаев белән, шулай ук татар җәмәмгатьчелеге җитәкчеләре белән очрашу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International