Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан белгечләре “Роснанотех” дәүләт корпорациясе җитәкчелегенә медицина, фармакология һәм биотехнологияләр өлкәсендәге нанотехнологияләр куллануга бәйле проектларны тәкъдим иттеләр
2009 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Борис Павлов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән Килешүне гамәлгә ашыру буенча Координация Советының киңәйтелгән утырышын үткәрде.
Киңәшмәдә “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Малышев катнашты. Ул, аерым алганда, “Роснанотех”та тематик киңәшмәләр үткәрү практикасына күчүләрен искәртте. Бүгенге утырыш медицина, фармакология һәм биотехнологияләр өлкәсендәге проектларны карауга багышланган.
“Роснанотех”та кайбер өстенлекләр бар, һәм медицина проектлары аеруча әһәмиятлеләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә медицина сәнәгате өлкәсендә инвестицияләр кертү буенча махсуслашкан идарә төзү турында карар кабул ителде”, - диде Андрей Малышев.
Малышев әфәнде сүзләренә караганда, бу өлкәдә инде 100 дән артык гариза бирелгән, алар хәзер карап тикшерү стадиясендә. Ике проект инде Күзәтү советы тарафыннан расланган һәм гамәлгә ашырылу стадиясендә тора. Малышев әфәнде 7 нче июльдә Күзәтү советы утырышында нанотехнологияләр куллануга бәйле тагын бер медицина проекты каралачагын әйтте.
“Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директорының урынбасары бүген гариза һәм проектларның шактый тәртипсез керүен, шул ук вакытта “Роснанотех” ның белгечләр игътибарын социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәшү проблемасына җәлеп итү бурычын да куюын билгеләп үтте. Ул шулай ук медицина өлкәсендәге инновацион проектларның махсус этаплардан торуын искәртте (проектны алга таба коммерцияләштерү өчен, шуларны узарга кирәк).
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов үзенең чыгышында бүгенге көндә Татарстанда наноиндустрияне үстерү өлкәсендә ниләр эшләнүе һәм медицина, фармакология, биотехнологияләр өлкәсендәге проектлар турында сөйләде.
Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов “Татарстан Республикасының хәзерге заман медицинасында инновацион технологияләр куллану турында” дигән доклад белән чыгыш ясады.
Шуннан соң төрле фәнни-тикшеренү институтлары, Ленин исемендәге КДУ кафедралары, КДТУ (технология университеты) һ.б. вәкилләре доклад белән чыгыш ясады (биомедицина һәм биотехнология өчен наноматериаллар җитештерү һәм куллану проектлары, пычрак суларны биологик зарарсызландыру һәм чистарту корылмаларын биосынау технологияләре, химик йогынтыдан саклану өчен махсус кием тегү, наноуглерод нигезендә фильтрлау-сеңдерү материалын сәнәгый җитештерү).
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстан Республикасы белгечләренең II Халыкара нанотехнологияләр форумында (Мәскәү, 2009 елның 6 нчы – 8 нче октябре) катнашачагын искәртте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз