Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов хатын-кыз командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча үткәрелә торган “Челендж 2” чакырылышының беренче кубогында катнашучыларны сәламләде

2009 елның 22 июне, дүшәмбе
Кичә, 21 нче июньдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасының чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов хатын-кыз командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча үткәрелә торган “Челендж 2” чакырылышының беренче кубогы тантаналы чарасында катнашты. Турнир Казандагы Чирәмдәге хоккей үзәге кырында башланып китте.
Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Россиянең чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Сергей Чеченков, Халыкара чирәмдәге хоккей федерациясе вәкиле Клер Питерс-Монсье һәм башка оештыручылар, ярышта катнашучылар һәм кунаклар катнашты.
Борис Павлов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм оештыру комитеты исеменнән хатын-кыз командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча үткәрелә торган “Челендж 2” чакырылышының беренче кубогында катнашучыларны һәм кунакларны кунакчыл Татарстан җирендә сәламләде. Ул Җир шарының бөтен континентында чирәмдәге хоккей уйнауларын билгеләп үтте. “Бу спорт төренең матурлыгы, затлылыгы берләштерә, бүген без турнирны ачып җибәрәбез – анда Бельгия, Ирландия, Белоруссия, Малайзия, Һиндстан, Украина, Канада һәм Россиядән килгән 8 иң көчле команда катнашачак. “Челендж 2” чакырылышының беренче кубогында катнашучылар һәм килгән кунакларның татар халкының милли үзенчәлеген, рухын гәүдәләндерә һәм аларга хас кунакчыллык, шат күңеллелек, кәеф күтәренкелеген чагылдыра торган милли бәйрәм – Сабан туенда катнаша алуларына без бик шат.
Без республикабыз башкаласы Казанның 2013 ел Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үзендә үткәрү хокукын яулап алуы белән горурланабыз. 2013 ел Универсиадасының башкаласы итеп Казанны сайлау – ул Россия олимпия хәрәкәте ирешкән уңышларны һәм илдә массакүләм спорт үсешен, Россиянең халыкара абруен тану”, - диде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры.
Борис Павлов шулай ук бүгенге көндә Казанның Россиядә чирәмдәге хоккейны үстерү үзәге булып торуын, һәм бу турыда узган ел алтынчы мәртәбә Россия чемпионы исеменә ия булган “Динамо-Казан” командасының уңышлары гына түгел, республикадагы балалар һәм яшьләр спорт мәктәбенең илнең иң яхшы мәктәбе булуын исбатлаган яшьләр командалары казанышлары да сөйләвен билгеләп үтте.
“Чирәмдәге хоккей буенча алдынгы командалар катнашында үткәрелә торган бу спорт турниры Татарстан һәм Россиядә массакүләм балалар һәм яшьләр спортын үстерү өчен этәргеч булачак, барыбыз да яхшы аңлыйбыз: массакүләм балалар һәм яшьләр спортын үстерү спортта югары казанышларга ирешү өчен нигез булып тора”, - диде Борис Павлов.
Чыгыш ахырында Борис Павлов хатын-кыз командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча үткәрелә торган “Челендж 2” чакырылышының беренче кубогында катнашучыларның ныклык, җитезлек, тапкырлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтәчәгенә, ә бу спорт төрен яратучыларны гаҗәеп мавыктыргыч уен көтәчәгенә ышаныч белдерде.
Халыкара чирәмдәге хоккей федерациясе вәкиле Клер Питерс-Монсье үзенең чыгышында республикада күп гасырлык тарихы булган чирәмдәге хоккейны үстерү һәм таныту өчен бик яхшы шартлар тудырылуын билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, “Челендж 2” чакырылышының беренче кубогын оештыручыларга ярышларны югары дәрәҗәдә әзерләү өчен рәхмәт белдерде.
Сергей Чеченков Казанда югарырак дивизиондагы урынга дәгъва итә торган алты команданы үзенә җыйган рейтинг турнирының аларга кирәкле тәҗрибә алырга һәм, Сиднейда чыгыш ясау өчен, ике иң көчле команданы билгеләргә мөмкинлек бирәчәген әйтте. Старт матчында Малайзия командасын җиңгән Украина җыелма командасы төркемдә Россия җыелма командасының төп көндәше булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International