Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасында 9,6 меңнән артык кеше “наркомания” диагнозы белән рәсми учетта тора
2009 елның 23 июне, сишәмбе
2008 елда Татарстан Республикасында укучы һәм студентларны наркотик матдәләр куллануга профилактик тикшерү барышында 299561 кеше каралган. 416 кешедә наркотик матдәләр куллану билгеләре табылган. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Айрат Зиннуров әйтте.
Брифинг Татарстан Республикасында наркоманиянең таралуына каршы тору эшенең төп юнәлешләренә багышланган иде, һәм ул, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасының мәдәният министры Зилә Вәлиева журналистларга брифингның Халыкара Наркотикларны күпләп куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан (ул 26 нчы июньдә билгеләп үтелә) үткәрелүен әйтте. Аның сүзләренә караганда, республикада наркотикларга бәйле кешеләргә ярдәм итү, аларны дәвалау һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау буенча тулы инфраструктура оештырылган. Наркоманияне профилактикалау белән иҗтимагый оешмалар да, социаль-реабилитация үзәкләре дә (“Роза ветров”) шөгыльләнә. Реабилитация чаралары кысаларында наркотик матдәләр куллануны ташлаган кешеләрне эшкә урнаштыру бара. Зилә Вәлиева шулай ук хәзер мондый гражданнарны (60 лап кеше) җәмәгать эшләрендә катнашуга җәлеп итү мәсьәләсе каралуын әйтте. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин шуны хәбәр итте: хезмәт эшли башлаганнан бирле (6 ел чамасы), 7 меңнән артык җинаять эше ачылган, 1,5 мең тонна наркотик матдә тартып алынган. Шул исәптән 2009 елның биш аенда 800 җинаять эше кузгатылган (аларның 80 проценты – авыр һәм аеруча авыр җинаять башкаруга бәйле эшләр); 70 наркопритон юк ителгән. Илгиз Миңнуллин шулай ук республикада оешкан җинаять төркемнәре тарафыннан тотыла торган наркопритоннарны эзләп табу тәҗрибәсе дә артуын билгеләп үтте.
Наркотикларга бәйле кешеләрне ачыклау һәм учетка кую чаралары мондый гражданнарның автомобиль йөртү хокукын яки ату коралы саклауга рөхсәт алуына киртә кую мөмкинлеге бирде.
“Республикада гашиш һәм аннан ясалган нәрсәләр куллануның артуы көтелә. Әйтик, 2009 елда Әфганстанда җитештерелгән 25 кг гашиш тартып алынды инде”, - диде Илгиз Миңнуллин. Ул брифингта катнашучыларның игътибарын республикада синтетик наркотиклар җитештерә торган яшерен лабораторияләр барлыкка килүгә юнәлтте. Яңа вакыйга буларак, ул узган атнада оешкан җинаять берләшмәсенә бәйле җинаять эшенең (Татарстан, Мари Эл, Чувашия территориясендә героин һәм гашиш сату) судка тапшырылуын әйтте. Әлеге эш буенча 16 кеше кулга алынган, 6 кг героин, 13 кг гашиш тартып алынган.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры баш табибы Фәрит Фәттахов 2008 елда наркотиклар кулланучы кешеләр санының 5,7 процентка артуын хәбәр итте. Бүген 9,6 меңнән артык кеше (шул исәптән 3,2 меңе – Казанда, 1,2 меңе – Яр Чаллыда) “наркомания” диагнозы белән учетта тора.
Моннан тыш, Фәрит Фәттахов сүзләренә караганда, “узган ел эчендә “наркотикларны күпләп куллану” дигән диагноз куелган кешеләр саны да 12,5 процентка арткан.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз