Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “2013 ел Универсиадасына Казанда шәһәр экологиясе мәсьәләләре хәл ителгән булырга тиеш”
2009 елның 30 июне, сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан елгаларына пычрак су агызганда табигатьне саклау законнарын үтәү мәсьәләләренә багышланган ведомствоара киңәшмә уза. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова катнаша.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы кереш сүзендә киңәшмәдә фикер алышуга чыгарылган теманың республикабыз өчен аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте, чөнки ул әйләнә-тирә мохит торышына бәйле. Премьер-министр сүзләренә караганда, Татарстанда су үткәрү-канализация хуҗалыгын һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен үстерүнең 2015 елга кадәр исәпләнгән максатчан программасы эшләнгән. Аны тормышка ашыру өчен, шактый зур (2 миллиард долларга чаклы) капитал кертергә кирәк. 2009 ел әлегә авыр ел булып калса да, хәзер игътибарны зур финанс чыгымнарын түгел, ә оештыру, технология мәсьәләләрен хәл итүне сорый торган чараларга юнәлтергә дә була.
“2013 елга кадәр аз гына вакыт калып бара. Республикабыз һәм Казан чит ил кунакларын кабул итәчәк. Нинди генә очракта да, башкалабыз һәм республикабызның тышкы күренеше лаеклы булырга тиеш. Бүген бергә хәл итәсе мәсьәләләр шактый күп әле”, - дип ассызыклап үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шуларның берсе – яңгыр суларын җыю һәм аларны Казан территориясеннән читкә җибәрү. Бу суларның миллионлаган кубометры бернинди чистартусыз Идел һәм Казансуга агып төшә. Россия Кулланучылар күзәтчелеге органнарыннан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан башкаласында яңгыр яуганнан соң, яңгыр суларын үзенә җыя торган елгалар суының сыйфаты кинәт кими башлый. Шәһәрдә яңгыр суларын җыю канализацияләре дә җитәрлек түгел. 2008 елда Казан үзәген баскан яңгыр сулары проблеманың кискенлеген аермачык күрсәтте.
Татарстанның төбәктәге икътисади хәлне яхшырту буенча зур эш башкаруына да игътибар итәргә кирәк. Республика бюджеты акчасына чистарту корылмаларын капиталь төзү һәм төзекләндерү эше алып барыла. Ләкин бу акча һәрвакытта да нәтиҗәле кулланылмый, әлеге эшләрнең заказчысы аларны башкару сыйфатын кайчагында тиешенчә контрольдә тота алмый.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз