Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районында эш сәфәрендә

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районында эш сәфәрендә.

Сәфәрнең төп максаты – муниципаль дәрәҗәдә сәнәгать паркларын һәм сәнәгать мәйданчыкларын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый Совет утырышын уздыру. Чара районның Мәдәният йортында узачак.

Эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Теләче» сәнәгать паркына баралар. Анда «Фимако» ҖЧҖ, «Поликом» Теләче торбалар заводы» ҖЧҖ, «Система групп» ҖЧҖ, «Интерпак» ҖЧҖ предприятиеләре урнашкан.

Татарстан Республикасы Президентына башка перспектив проектларны да күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International