Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “2013 ел Универсиадасын үткәрүгә әзерлек вакытында без Кытай тәҗрибәсенә таяначакбыз”
2009 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Кичә, 1 нче июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2009 елгы җәйге Бөтендөнья студентлар уеннары башкаласы Белградтагы Универсиада авылын карап чыкты. Аны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин һәм башкалар озатып йөрде.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Универсиада-2009 авылы территориясен карап чыкты, куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм яшәү шартлары, спортчыларның тренировкалар базасы белән танышты.
Белградтагы Универсиада авылы территориясендә 14 торак комплекс (15 катлы йортлар), медицина үзәге, тренировка бүлмәләре, сувенирлар сату киосклары урнашкан һәм спортчылар ял итү урыннары җиһазландырылган.
Премьер-министр Россия җыелма командасы яшәгән корпуста һәм Россия делегациясе штабы урнашкан бинада булды.
Рөстәм Миңнеханов 2009 елгы җәйге Универсиада ярышларында катнашу өчен Россия җыелма командасына кертелгән Татарстан спортчылары белән сөйләште. Аларның барысы да бу ярышларда оештырылган күп кенә спорт төрләрендә катнаша (Белградтагы Универсиадада барлыгы 15 спорт төре булачак).
Шуннан соң Россия студентлар спорты союзы һәм Белградтагы Россия җыелма командасы вәкилләре Татарстан Премьер-министрына истәлекле бүләк тапшырдылар.
2013 елгы җәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын кабул итәчәк Казан шәһәренең мэры Илсур Метшинга да истәлекле сувенир бүләк иттеләр.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасының хакимият башлыгы шуны әйтте: Казанны 2013 ел Универсиадасын кабул итүгә әзерләү барышында Татарстан башкаласында да Универсиада авылы барлыкка киләчәк, һәм аның Белградтагыга караганда зуррак булуы да ихтимал. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген Татарстан вәкилләре башка илләр тәҗрибәсе белән таныша, Бангкок, Харбин, Белградтагы спорт корылмаларын һәм спортчылар өчен билгеләнгән авылларны карый.
“Без Кытай тәҗрибәсенә таяначакбыз. Алар 2011 елда Шеньженьдә 26 нчы җәйге Универсиаданы үткәрүгә бик ныклап әзерләнәләр. Безгә алардан соң шул югары дәрәҗәне саклап калырга кирәк булачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, Белградта күп кенә мәсьәләләр хәл ителмичә калган. 2013 елда Казанда узачак студентлар уеннарына әзерлек вакытында алар исәпкә алыначак.
Спортчылар өчен көнкүреш шартларын тудыру турындагы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов халыкара ярышларда катнашучылар өчен уңайлы яшәү шартлары булдырырга, аларны яхшы сыйфатлы ризык белән тукландыруны тәэмин итәргә, ярышлар өчен заманча спорт корылмалары төзергә кирәклеген әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз