Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов: “Роснанотех” дәүләт корпорациясе белән үзара ярдәм итешеп эшләү кысаларында Татарстан сәнәгый нанотехнологияләр төзү буенча финанслау күләме 30 млрд. сумнан артык булган 41 проектны таныта”
2009 елның 6 июле, дүшәмбе
Җомга, 3 нче июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерү буенча ведомствоара эш төркеме утырышын үткәрде. Анда 2009 елның I яртыеллыгында “Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерү” комплекслы проектын тормышка ашыруга нәтиҗә ясалды һәм II яртыеллыкка бурычлар билгеләнде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Вадим Хоменко, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Әсхәт Гомәров, Казан дәүләт технология университетының Химия һәм нефть химиясе институты директоры Илдар Абдуллин, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның уку-укыту һәм методик эш буенча проректоры, ИНЭК институты директоры – инновацион үсеш буенча проректоры Газиз Мингалеев, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директорының урынбасары Илгизәр Якушев һәм башка белгечләр катнашты.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов ведомствоара эш төркеме әгъзаларының барысына да нәтиҗәле уртак эш өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм ведомствоара коррдинация проектының уңышлы булып чыгуын иң мөһим нәтиҗә дип атады.
Борис Павлов фикеренчә, хәзер республикада “Роснанотех” дәүләт корпорациясе белән нәтиҗәле үзара бәйләнеш һәм системалы эш җайга салынган. Бу Казанда ике зур чара үткәрергә мөмкинлек биргән. Әйтик, 2009 елның 16 нчы – 17 нче мартында “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Анатолий Чубайс җитәкчелегендәге делегация килде, бу чара кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов һәм "Россия нанотехнологияләр корпорациясе" дәүләт корпорациясе генераль директоры Анатолий Борисович Чубайс катнашында Татарстан Республикасы проект һәм программаларын тормышка ашыруда Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән үзара бәйләнештә тору Республика ведомствоара комиссиясе, "Россия нанотехнологияләр корпорациясе" дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында Нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча Координация Советының нанотехнологияләрне нефть химиясендә куллану турында уртак утырышы булды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасы фәнни-тикшеренү үзәкләренең нефть химиясендә нанотехнологияләрне куллану өлкәсендәге төп эш төрләре, тәкъдим ителгән проектлары хупланды, өйрәнү һәм предприятиеләрдә сәнәгый куллануга тәкъдим ителде. Моннан тыш, 2009-2013 елларга Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасын һәм муниципаль берәмлекнең “Казан – Яшел Үзән мегаполисында халыкара нанотехнологияләр үзәге” пилотлы проектын әзерләүне дә хупладылар. 2009 елның 10 нчы – 13 нче ноябрендә Казанда “Нанотехнологияләр – сәнәгатьтә” X халыкара конференциясен һәм “Нанотехнологияләр. Казан-2009” I Халыкара күргәзмәсен үткәрү турында карар кабул ителде.
Борис Павлов 17 июньдә “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча Координация Советының нанотехнологияләрне медицина, фармакология һәм биотехнологияләр өлкәсендә куллану мәсьәләсенә багышланган чираттагы утырышы булуын искәртте.
Татарстан Республикасы икътисадының өстенлекле тармакларында югары конкуренцияле продуктлар җитештерү өчен сәнәгый технологияләр төзү максатын күздә тотып, нанотехнологияләр куллануга караган проектларны ачыклау һәм аларны таныту буенча алып барыла торган эш проектлар санын 97 гә җиткерергә мөмкинлек биргән (2008 елның 1 нче гыйнварына 24 проект булган). Гамәлгә ашырыла торган проектларның җидесе – нефть химиясе, утыз дүрте – авиа-, авто- һәм машина төзелеше, уналтысы – медицина, фармакология һәм биотехнологияләр өлкәсенә, унҗидесе икътисадның башка тармакларына карый.
“Хәзерге вакытта “Роснанотех” дәүләт корпорациясе белән үзара ярдәм итешеп эшләү кысаларында сәнәгый нанотехнологияләр төзү буенча финанслау күләме 30 млрд. сумнан артык булган 41 проектны таныту бара”, - диде Борис Павлов. 2009 елның II яртыеллыгында Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерүнең өстенлекле мәсьәләләре буларак, Борис Павлов “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Россия Федерациясенең үсеш финанс институтлары белән берлектә 2009-2013 елларга Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасын эшләү, килештерү һәм раслауны, Идел буе федераль округы кысаларында “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән “Халыкара нанотехнологияләр үзәге” муниципаль берәмлеген төзү” комплекслы төбәкара проекты конценциясен килештерүне атады.
Шуннан соң ул бүген республикада куелган бурычларга ирешүдә беренче адымнар инде ясалуын әйтте (аерым алганда, “Идея” технопаркы базасында Нано-фаб төзүне билгеләп үтте). Якын арада “Роснанотех” дәүләт корпорациясе инфраструктура проектларына тотынырга һәм Россиянең аеруча зур үсеш алган төбәкләрендә 20-30 нанофаб-үзәктән торган челтәр булдырырга уйлый. Аларның һәрберсенә 2-3 млрд. сум кертү планлаштырыла.
Татарстанның беренче вице-премьеры республикада наноиндустрия үсешен массакүләм мәгълүмат чараларында популярлаштыру мәсьәләсенең тиешенчә эшләнеп бетмәгәнлеген әйтте. Моннан тыш, утырышта “Роснанотех” дәүләт корпорациясенә “Газпром” ААҖ белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендә, илебездәге нано-катализаторларны кулланып, 3,0 млрд. кубометр күләмендә табигый транзит газын эшкәртү” инвестицион проекты буенча гариза бирү турында карар кабул ителде (проектны “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директорының урынбасары Илгизәр Якушев тәкъдир итте).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз