Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2008 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда дәүләти өлешкә ия булган 50 акционерлык җәмгыяте дивидендлар түләү турында карар кабул иткән
2009 елның 7 июле, сишәмбе
2008 елда Татарстан Республикасы бюджетына предприятиеләрдән – милекнең дәүләти өлешенә ия булган акционерлык җәмгыятьләреннән дивидендлар (шул исәптән 2008 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча “Связьинвестнефтехим” ачык акционерлык җәмгыятеннән бүлеп бирелгән дивидендлар) рәвешендә якынча 940 млн. 760 мең сум кергән. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов әйтте.
2008 ел нәтиҗәләре буенча предприятиеләр – акционерлык җәмгыятьләре акционерларының еллык җыелышларын үткәрү йомгаклары брифинг темасы булды.
Дивидендлар керү динамикасы турындагы сорауга җавап биреп, ул 2006 елда Татарстан бюджетына милекнең дәүләти өлешенә ия булган акционерлык җәмгыятьләреннән дивидендлар рәвешендә 264 млн. сум, 2007 елда – 1 млрд. 637 млн. сум кергәнлеген әйтте.
Быел, финанс кризисы аркасында, дивидендларның кимүе көтелә, һәм бу - дөньякүләм тенденция.
Татарстанда милекнең дәүләти өлешенә ия булган 124 акционерлык җәмгыяте бар, шуларның 24 ендә милекнең дәүләти өлеше 100 % алып тора. 2008 елдагы эш нәтиҗәләре буенча 50 акционерлык җәмгыятенең акционерлар җыелышында дивидендлар түләү турында карар кабул ителә (46 акционерлык җәмгыяте предприятиеләрдәге чиста табышның 30 һәм аннан да күбрәк процентын бирергә риза була, 39 акционерлык җәмгыяте дивидендлар түләүдән баш тарта, 35 акционерлык җәмгыяте 2008 елда шактый зур зыян күрә).
“Аерым алганда, “Татэнерго” ААҖ 2008 ел өчен дивидендлар рәвешендә якынча 293 млн. сум, “Татспиртпром” ААҖ – 55 млн. сум, “Идел-Пресс” – 5,6 млн. сум түләячәк”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре. 2008 елдагы эш нәтиҗәләре буенча акционерлык җәмгыятьләреннән дивидендлар рәвешендә барлыгы 435 млн. сум алу күздә тотыла. 2009 елга бюджет йөкләмәсе – милекнең дәүләти өлешенә ия булган предприятиеләрдән дивидендлар рәвешендә якынча 500 млн. сум алу.
Айрат Нуретдинов шулай ук 2008 елда акционерлык җәмгыятьләренең акцияләр пакетын сатудан 360 млн. сумнан артык акча керүен әйтте. Әйтик, аукционга предприятиеләрнең 61 акцияләр пакеты чыгарылган була, шуларның 16 сы тулысынча дәүләт катнашлыгыннан азат ителгән.
Предприятиеләрнең акцияләр пакетын сатудан 2009 елда – 150 млн. сум, 2010 елда – 70 млн. сум, 2011 елда 50 млн. сум алу планлаштырыла.
53 акционерлык җәмгыятенең акцияләр пакетын шушы елларда сатарга уйлыйлар. Нигездә, бу – коммуналь хуҗалык, су каналы һәм җылылык челтәрләре предприятиеләре. Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчелеге әйткәнчә, аларны башта финанс яктан тотрыклыландыру күздә тотыла. “2009 яки 2010 елда аларны сату-сатмау турында соңгы карар әлегә кабул ителмәде”, - диде Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының акционерлык җәмгыятьләре эшчәнлеген үзгәртеп кору һәм җайга салу идарәсе башлыгы Нияз Галимов.
“2009 елның беренче яртыеллыгындагы нәтиҗәләр буенча, предприятиеләрнең бер генә акцияләр пакеты да сатылмаган. Бу финанс кризисы аркасында акцияләрнең хакы шактый төшү белән аңлатыла һәм предприятиенең базардагы реаль хәлен чагылдырмый”, - диде Айрат Нуретдинов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз