Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда реконструкциядән соң Ак.Павлов урамы юлы ачылды
2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Бүген Казанның Авиатөзелеш районында реконструкциядән соң Академик Павлов урамы юлы ачылды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов катнашты.
“Бу урамны реконструкцияләү тарихы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан вертолет заводы эшчеләре белән очрашуыннан башланды. Ул шул вакытта урамны төзекләндерергә вәгъдә иткән. Без, дәүләт заказчысы буларак, шул ук көнне диярлек реконструкция ясау буенча йөкләмә алдык һәм икенче көнне үк эшкә керештек”, - дип сөйләде «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов журналистларга.
Бу урам юлын реконструкцияләү эшләре 12 августта башланды һәм 10 октябрьдә тәмамланды, шулай итеп, эш ике ай дәвам итте. “Бу урамның гомуми озынлыгы – 1,3 км, асфальт өслеге – 27,4 мең кв метр, – диде Э. Данилов. – Урамны яңадан реконструкцияләделәр, юл катламы тулысынча алыштырылды. 2600 метр озынлыктагы трамвай юлы алыштырылды, ул да авария хәлендә иде. Шулай ук 6 мең кв. метр чамасы тротуар төзекләндерелде”. «Главтатдортранс» ДКУ директоры сүзләренә караганда, реконструкцияләү эшләре өчен чыгымнар 136,4 млн сум тәшкил иткән. Шулай ук бу урам буенча машиналар күп йөрүе сәбәпле, даими зур бөкеләр хасил була иде, дип белдерде белгеч. Юл начар хәлдә иде, ремонт эшләре 20 ел чамасы үткәрелмәгән. “Якындагы 10 елда биредә ремонт кирәк булмаячак”, - дип ышандырды ул.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин Татарстан Президентына һәм ТР Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. “Авыр вакыт булуга карамастан, быел Казанга 1,3 млрд сум акча бүлеп бирелде, һәм без, юл хуҗалыгы үсешенә этәргеч биргән Универсиададан соң да, шәһәр юлларын капиталь ремонтлау темпларын киметмичә эшне дәвам итә алдык”, - диде ул.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков барлык юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Универсиадага әзерлек вакытында юлларны тәртипкә китерү һәм яңаларын төзү буенча куелган бурычларны үти алуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Быел таләпләр артуга карамастан, эш күләме кимемәде, эшләрне төгәл срокта һәм сыйфатлы башкарасыз”, - дип билгеләп үтте ул. И. Халиков сүзләренә караганда, реконструкциядән соң ачылган юл, бу районда яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга.
Соңыннан кунаклар ТР Министрлар Кабинеты һәм Казан мэры Рәхмәт хатларын тапшырдылар һәм ремонтланган юлда хәрәкәтне ачып җибәрүгә символик старт бирделәр.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз