Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 1 млн 816,5 мең кв.м. торак тапшырылган, яисә бу еллык йөкләмәнең 75,7%ы
2014 елның 25 октябре, шимбә
Татарстан Республикасында 2014 елның 24 октябренә 1 млн 816,5 мең кв.м. торак, яисә еллык йөкләмәнең 75,7%ы тапшырылган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 24 октябрьгә гомуми мәйданы 253,7 мең кв. м. булган 4 мең 351 фатирлы 94 йорт тапшырылган.
Аренда торагы төзелеше программасына килгәндә, 2014 елда гомуми мәйданы 52 мең 913 кв.м. булган 52 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Республикада гомуми мәйданы 14 мең 131 кв.м. булган 40 йорт тапшырылган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча йортлар төзү дәвам итә (115 ветеран өчен 22 йорт), дип искә төшерде.
Күп балалы гаиләләрне, 5 баласы һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 2014 елгы исемлеккә 824 гаилә кертелгән. Ел башыннан 37 сертификат рәсмиләштерелгән, шулардан 2014 елның 24 октябренә 33 сертификат гамәлгә ашырылган. Сертификатлар бирү тәмамланган. Сертификатларны гамәлгә ашыру вакыты – 9 ай.
“Авыл клублары” программасы буенча 2014 елга 47 объектның 45ендә төзелеш төгәлләнгән.
Илдар Халиков киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 2014 елгы программаны ел ахырына кадәр гамәлгә ашыруга юнәлтте. Балалар яңа елны үз фатирларында каршыласын өчен эшләрне тизрәк төгәлләргә кирәк, диде ул.
Социаль ипотека программасын тормышка ашыру турында җентекләбрәк ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сөйләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз