Татарстан һәм Иран наноиндустрияне үстерүдә көчләрен берләштерәләр

2009 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Кичә, 8 нче июльдә, Иран Ислам Республикасы Илчелегендә (Мәскәү) Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Реза әфәнде Саджади белән очрашты.
Очрашуда Иран һәм Татарстан дәүләт структуралары, фәнни һәм бизнес-ширкәтләренең озак вакытлы партнерлык нигезендә нанотехнологияләрне бергәләп үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашуда Иран Ислам Республикасының Нанотехнологияләр комитеты җитәкчесе Саид Саркар, Мәскәүдәге Иран вәкиллегенең фән һәм сәнәгать буенча атташесы Мехраб Рухбахш, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Әсхәт Гомәров, “Федераль максатчан һәм региональ программалар дирекциясе” учреждениесе генераль директорының урынбасары Валерий Поляков катнашты.
Борис Павлов Реза әфәнде Саджадига нанотехнологияләр өлкәсендәге инвестицион проектларны тормышка ашыруда Татарстан Республикасы белән бергә эшләргә теләк белдерүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм республикада наноиндустрияне үстерүнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Аннары ул Татарстан Республикасының Россиядә “Роснанотех” дәүләт корпорациясе белән наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куйган иң беренче төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче вице-премьеры Борис Павлов әлеге килешүне тормышка ашыру буенча актив эш алып барылуын әйтте. Бу фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерү, дөнья базарында конкуренция тудырырлык югары технологияле инновацион продукция алу максатыннан аларны икътисадның реаль секторына кертү мәсьәләсен системалы чишү мөмкинлеге бирә. Шуннан соң ул Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерүнең төп юнәлешләрен һәм нефть химиясе, авиа-, авто-, судно-, машина төзелеше һәм медицина өлкәсендәге өстенлекле проектларны сыйфатлап чыкты.
Борис Павлов Иранның фәнни һәм бизнес-ширкәтләре вәкилләрен хезмәттәшлек итәргә чакырды һәм уртак проектларны җентекләп өйрәнү һәм тормышка ашыру өчен эш төркеме оештырырга тәкъдим итте. Аның составына Иран вәкилләре керәчәк.
Моннан тыш, Павлов әфәнде Иран вәкилләренә нанотехнологияләр буенча үткәрелә торган халыкара күргәзмәдә (Тегеран, 2009 елның 4 нче – 8 нче ноябре) катнашырга чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм, үз чиратында, Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесен, Иран галимнәре һәм эшкуарларын “Нанотехнологияләр – сәнәгатьтә” X халыкара конференциясе һәм “Нанотехнологияләр. Казан-2009” I халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакырды. Бу чаралар Татарстан башкаласында 2009 елның 10 нчы - 13 нче ноябрендә узачак.
Әсхәт Гомәров Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең эшчәнлеге турында сөйләде һәм нефть химиясе, авиа-, авто-, судно- һәм машина төзелеше, медицина, фармакология һәм биотехнологияләр өлкәсендә нанотехнологияләрне үстерүнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып торуын әйтте.
Фәннәр академиясе вице-президенты Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Иран арасында инде кайбер өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек җайга салынуын билгеләп үтте. Ул Татарстан һәм Иранның милли фәннәр академиясе арасында инновацион икътисадны үстерүдә ике якта да кызыксыну уяткан юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү турында шартнамә төзергә тәкъдим итте.
Реза әфәнде Саджади җавап сүзендә Татарстан вәкилләренә Иран Ислам Республикасында нанотехнологияләрне үстерү белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Иранда нанотехнологияләр булдыру һәм аларны кертү мәсьәләсенең, Россиядәге кебек үк, дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителүен әйтте. Шушы максаттан чыгып, Иран вице-президенты җитәкчелегендәге махсус штаб төзелгән, аның составына Иран министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре керә.
Иранның Нанотехнологияләр комитеты җитәкчесе Саид Саркар әлеге максатка ирешүдә якынча 50 укыту-фәнни комплекс катнашуын, илнең 5 университетында гыйльми совет төзелүен әйтте. Нанотехнологияләр өлкәсе белгечләрен әзерләү буенча Иран хәзер дөньяда 16 нчы урынга менгән, бу өлкәдә якынча 200 магистр һәм 25 меңнән артык белгеч әзерләнгән.
Очрашу ахырында килешүче яклар, хезмәттәшлек итүнең төп юнәлешләрен билгеләр өчен, якын арада белгечләр делегациясе белән алмашырга, Казан һәм Тегерандагы күргәзмәләрдә нанопроектларны тәкъдир итү программаларын әзерләргә сүз куешты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International